29 сентябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә
Һава торышы

29 сентябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә

Татарстан башкаласында җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.

29 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көнбатыш, көньяк-көнбатыш тарафтан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 24 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан башкаласында секундына 23 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев