Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак
Һава торышы

Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак

Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

 Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан урта тизлектә җил исәчәк.

Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк

Фото: https://pixabay.com | kareni

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев