Һөнәрләр дөньясына сәяхәт: Саба гимназиясе укучылары район хакимияте эшчәнлеге белән танышты
Район яңалыклары

Һөнәрләр дөньясына сәяхәт: Саба гимназиясе укучылары район хакимияте эшчәнлеге белән танышты

Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атналыгы һәм «Больше чем работа» проекты кысаларында Саба гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары район хакимиятендә кунакта булды.

 Укучылар хакимият хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышты, эш бүлмәләрен, киңәшмәләр залларын карады, район өчен мөһим карарларның ничек кабул ителүен белде.  Бу очрашу балаларга дәүләт хезмәте турында күзаллауларын киңәйтергә, киләчәк һөнәрләре хакында уйланырга мөмкинлек бирде. Бәлки, аларның кайберләре киләчәктә туган районыбыз үсешенә үз өлешен кертер! Киләчәккә юл бүгеннән башлана!


Нет комментариев