Сабада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә чираттагы ярдәм китте
Безнең геройлар

Сабада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә чираттагы ярдәм китте

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Саба районы халкы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүен дәвам итә. Чираттагы гуманитар ярдәм Ватан сагында торучы якташларыбызга — 1234 полк егетләренә юл алды. Райондашларыбызның тырышлыгы белән тупланган гуманитар ярдәм — егетләргә булган ихтирамның, кайгыртучанлыкның һәм рухи терәкнең ачык мисалы. Игелекле гамәлләр дәвамлы булсын! Якташларыбызга исән-сау хезмәт итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.


Нет комментариев