Шәмәрдәннең «Тулган ай» фольклор коллективы иҗатының  20 еллыгын билгеләп үтте
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең «Тулган ай» фольклор коллективы иҗатының 20 еллыгын билгеләп үтте

Ике дистә ел дәвамында халкыбызның бай мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын саклап, аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә зур өлеш керткән коллективның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар килде.

Бәйрәм кичәсендә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Минҗиһан Галиева җитәкчелегендәге коллективны күркәм юбилее белән тәбрикләп, иҗади уңышлар һәм изге теләкләрен җиткерде.

Коллективны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев котлый
Коллективны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев котлый

Кичә җылы котлауларга, ихлас теләкләргә, матур җырларга бай булды. Кунакларның эчтәлекле чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барып, бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Чарада Утар балалар йорты коллективы да чыгыш ясап, юбилярларга үзләренең иҗади бүләкләрен тәкъдим итте. «Тулган ай» ансамблендә катнашучылар — көмеш яшьтәге актив волонтёрлар. Алар Утар балалар йорты белән күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, даими рәвештә балалар янына концерт программалары белән килеп, аларга күңел җылысы, шатлык һәм матур мизгелләр бүләк итәләр. 
  Коллективны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да милли моңнарыбызны, халкыбызның күркәм йолаларын саклап, кешеләргә рухи байлык һәм күңел җылысы өләшеп яшәвегезне телибез!


Нет комментариев