16–17 октябрь көннәрендә Сабада милли көрәш буенча ачык шәхси турнир узачак
Район яңалыклары

16–17 октябрь көннәрендә Сабада милли көрәш буенча ачык шәхси турнир узачак

Әлеге ярыш Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллин истәлегенә үткәрелә.

 Бәйгедә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышачак. Яшь көрәшчеләрне келәмдә көч, җитезлек, осталык һәм җиңүгә омтылыш берләштерәчәк!

 Ярыш программасы: 16 октябрь – 17:00–19:00 — катнашучыларны үлчәү.

 17 октябрь 07:30–09:30 — теркәлү һәм үлчәү; 10:00 — ярышлар башлана.

 Үткәрү урыны: Байлар Сабасы спорткомплексы. 

 Барлык көрәш сөючеләрне һәм яшь батырларыбызга көч бирүче  җанатарларны чакырабыз!


Нет комментариев