«Оста - Саба» район чемпионаты: яшь медицина белгечләре осталыкларын сынады
Район яңалыклары

«Оста - Саба» район чемпионаты: яшь медицина белгечләре осталыкларын сынады

«Оста» балалар иҗат үзәге базасында Саба районы мәктәп укучылары арасында «Дәвалау эшчәнлеге (фельдшер)» компетенциясе буенча «Оста - Саба» район чемпионаты узды.

«Беренче ярдәм күрсәтү» ничек узды? 

Чемпионатның теоретик өлешендә яшь бәйгечеләр үзләренең белемнәрен сынады. Аларга фельдшер һөнәренең үзенчәлекләре, медицина хезмәткәренең төп бурычлары һәм эшчәнлеге буенча катлаулы биремнәр тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар «Беренче ярдәм күрсәтү» темасына тест сорауларына җавап бирделәр. Әлеге этап укучыларның теоретик әзерлеген, алган белемнәрен төрле очракларда куллана белү сәләтен бәяләргә мөмкинлек бирде.

Беренче ярдәм күрсәтү биреме
Беренче ярдәм күрсәтү биреме

Чемпионатның гамәли өлеше исә яшь белгечләр өчен чын осталык сынавына әверелде. 5–7 нче сыйныф укучылары кирәкле медицина әсбапларын дөрес сайлап, кул учы сыдырылган очракта беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар яраны дөрес һәм тиз эшкәртү, җәрәхәтнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмау буенча осталыкларын күрсәттеләр.

8–11 нче сыйныф укучыларына катлаулырак бирем тәкъдим ителде. Алар кул чугы чыккан яки сынган очракта кирәкле медицина җиһазларын туплап, беренче ярдәм күрсәтергә тиеш булды. Билгеләнгән алгоритм буенча эш итеп, өлкән сыйныф укучылары ашыгыч вакытта дөрес карар кабул итү, белемнәрен гамәлдә куллану һәм җаваплылык белән эш итү сәләтләрен күрсәттеләр.

Баш эксперт балаларның әзерлегенә яхшы бәя бирде

  Бәйгенең баш эксперты, 1 нче «Шатлык» балалар бакчасының медицина хезмәткәре А.Нәҗмиева катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, медицинага кызыксынуларын һәм яңа күнекмәләр үзләштерүгә омтылышларын билгеләп үтте.

Әлеге чемпионат укучылар өчен үз мөмкинлекләрен ачу, һөнәр сайлауга аңлы караш формалаштыру һәм медицина өлкәсенә кызыксынуны арттыру юнәлешендә әһәмиятле адым булды.

Чемпионат нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

5–7 нче сыйныф укучылары арасында: 

 I урын — Залия Фәләхова, Саба урта мәктәбе. Җитәкчесе — Г. И. Галихуҗина.

 II урын — Алия Гаянова, Сатыш урта мәктәбе. Җитәкчесе — Р. М. Шәфигуллина.

 III урын — Сәидә Галиәхмәтова, Олы Кибәче урта мәктәбе. Җитәкчесе — Ф. Н. Ибушева.

8–11 нче сыйныф укучылары арасында:

 I урын — Тимерлан Шакиров, Икшермә кадет интернат-мәктәбе. Җитәкчесе — В. М. Сиденко.

 II урын — Ислам Мамурзаев, Эзмә урта мәктәбе. Җитәкчесе — Г. Д. Кәримова.

 III урын — Иделия Гыйззәтова, Саба урта мәктәбе. Җитәкчесе — А. М. Юмагулова.

Чемпионатка йомгак ясап, оештыру комитеты укучыларны бәйгегә әзерләгән, аларда медицинага кызыксыну уяткан һәм һөнәри осталыкларын үстерүгә өлеш керткән педагогларга ихлас рәхмәтен белдерде. Яшьләрнең уңышы — остазларның тырыш хезмәте, сабырлыгы һәм үз эшләренә бирелгәнлеге нәтиҗәсе. Алга таба да белем үрләрен яулап, сайлаган юлларыгызда зур уңышларга ирешүегезне телибез! Бүгенге яшь осталар — иртәгәге ышанычлы медицина белгечләре!


Нет комментариев