Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты биләмәсенә декоратив куаклар утыртылды
Район яңалыклары

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты биләмәсенә декоратив куаклар утыртылды

Изге эшкә тәрбияләнүчеләр дә үз өлешләрен кертте

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Саба районы Урман селекция-орлыкчылык үзәге ярдәме белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты территориясендә декоратив куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр утыртылды. Изге эштә тәрбияләнүчеләр үзләре дә кушылды. Утыртылган һәр чәчәк, һәр куак тирә-юнебезгә ямь өстәп кенә калмыйча, биредә яшәүчеләргә күңел җылысы, шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итсен.


Нет комментариев