Бүген Сабада −28° градуска кадәр суыта
Халык сынамышы: мартта суык һәм коры булса, икмәк уңар.
Бүген республикада температураның сизелерлек түбәнәюе фаразлана. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -25...-26 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -29 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Көчле җил һава торышын секундына 15 метрга кадәр катлауландырачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Сабада көндез температура −20° градус, төнлә −28° булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев