Синоптиклар Татарстанның кайбер районнарында яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанның кайбер районнарында яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бүген, 5 майда, көндез Татарстанның кайбер районнарында яшен көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяктан, секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. 

Минималь һава температурасы +6дан +11 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев