Татарстанда буран чыгуы көтелә
Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин.
Татарстан синоптиклары иртәгә, 5 мартта һава торышы начарлануы турында кисәтә. Республика территориясендә урыны белән, төнлә һәм көндез, буран вакытында, күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге кисәтә.
Көньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлектә җил исәчәк, кар явуы һәм бозлавык булуы көтелә.
Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев