4 март 2018 яңалыклары
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөтенроссия һәм Халыкара конкурсында жинучелэр
2018 елның февраль аенда «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең рэсем һәм музыка бүлеге укучылары “Сказка дарит Новый год» Бөтенроссия иҗат конкурсы һәм «Талант - 2018» Халыкара интернет конкурсында катнаштылар.
-
2018 елгы Дөнья чемпионатында Казанда Җанатарлар фестивале паркы 25 мең кеше сыйдырачак
Җанатарлар фестивале футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче матчын үткәрү көнендә ачылачак.
-
Мәскәүдә Фикрәт Табиевның туган көне уңаеннан каберенә чәчәкләр салдылар
4 мартта аңа 90 яшь тулыр иде.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә сәфәрдән тыелып торырга киңәш итә
Республика территориясендә буран, кар һәм көчле җил булуы көтелә.
-
Эзмәдә кышкы спартакиада һәм аның кысаларында ике тапкыр паралимпия чемпионы, атказанган спорт остасы Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек чаңгы юлы – 2018” ярышлары уздырдылар
Эзмәдә кышкы спартакиада һәм аның кысаларында ике тапкыр паралимпия чемпионы, атказанган спорт остасы Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек чаңгы юлы – 2018” ярышлары уздырдылар
-
"Бәләкәч" балалар бакчасы концерты
2 март көнне, Саба мәдәнят йортында "Бәләкәч" балалар бакчасы концерты узды. Балалар, тамашачылар өчен концерт номерлары әзерләп, шигырьләр , җырлар һәм биюләр аша узләренең бөтен мәхәббәтен һәм йөрәк җылысын җиткерделәр. Бәйрәм бөтен кешегә шатлык,көлү бик күп уңай эмоцияләр китерде.
-
Ял көне ашы: Стейк — гади, тиз, тәмле!
Бүген, бу искитмәле матур ял көнендә, без сезне чын ирләр азыгы пешерергә өйрәтергә булдык! Хатын-кызлар, тиздән 8 март җитә. Ир-егетләрегездән яхшы бүләк аласыгыз киләме? Кухняга очыгыз! Тылсым башлана!
-
Татарстанда буран чыгуы көтелә
Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин.
-
Римма Никитина белән Искәндәр Гайсин арасында мәхәббәт? [фото]
Җырчы Римма Никитина һәм вайнер Искәндәр Гайсин шушы көннәрдә Инстаграм битләрендә шик тудыручы фото кертте. Алар анда кочаклашып төшкән.
-
Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк
Шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла.
-
Казан-Боровое Матюшино юлындагы һәлакәт ВИДЕО
Юл-транспорт һәлакәте турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
-
100 яшьтә популярлык казану?!
Бу көннәрдә күп кенә мәгълүмат чаралары йөзьяшәр әби – Евдокия Солдатова турында яза, сөйли. Кем соң ул? Сәбәп нидә?
-
"Сандугач-Соловей" конкурсында Олы Шыңар авылы кызы Файзуллина Алинә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
2-3 март көннәрендә Казанның Культура институтында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ганеева Винера Ахатовна җитәкчелегендә "Сандугач-Соловей" конкурсы булып үтте.
-
Ришат Төхвәтуллин яңа дустына исем эзли [фото, видео]
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның хыялы чынга ашкан: аның хәзер хаски токымлы эте бар. Бу шатлыгы белән ул Инстаграмга уртаклашты.
-
Җылы сүз дә дәвамы?
Мәскәүдә табибларны пациентлар белән әдәпле итеп аралашырга өйрәтә башлаганнар. Бу хакта ил башкаласы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, ак халат ияләрен психологлар да укытачак. Белгечләр табибларга авыру янында әйтергә ярамаган сүзләрне аңлату белән беррәттән, пациентны дәваланырга үгетләү серләренә дә төшендерәчәк, ди. Кыскасы, поликлиника һәм хастаханәләрдәге дорфалыкны юкка чыгармакчылар. Быелның беренче яртысында биш меңнән артык табиб әдәплелеккә өйрәнәчәк, дип фаразлана. Җылы сүз дә дәвамы?