Җылы сүз дә дәвамы?
Мәскәүдә табибларны пациентлар белән әдәпле итеп аралашырга өйрәтә башлаганнар. Бу хакта ил башкаласы хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр иткәннәр. Әйтүләренә караганда, ак халат ияләрен психологлар да укытачак. Белгечләр табибларга авыру янында әйтергә ярамаган сүзләрне аңлату белән беррәттән, пациентны дәваланырга үгетләү серләренә дә төшендерәчәк, ди. Кыскасы, поликлиника һәм хастаханәләрдәге дорфалыкны юкка чыгармакчылар. Быелның беренче яртысында биш меңнән артык табиб әдәплелеккә өйрәнәчәк, дип фаразлана. Җылы сүз дә дәвамы?
Нурсөя МӨБАРӘКОВА, Кукмара районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры:
– Әлбәттә, авырганда җылы сүз бик кирәк. Табиблар хастаны кабул иткәндә, аны үзенең якын кешесе дип уйласын иде. Үзеңнекен бер дә начар карамыйсың бит. Игътибар күрсәтсәләр, терелеп киткәндәй буласың. Үзебез дә өлкәннәр янына еш йөрибез. Алар бездән җылы сүз көтә. Һәр эшнең җае бар. Әмма өйрәтеп кенә кешене ягымлы итеп булырмы? Кешелекле булу тәрбиядән килә дип саныйм.
Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:
– Иң мөһиме – белгән эшеңне чын күңелдән дөрес итеп башкару һәм пациентларга кешелекле мөнәсәбәт. Авырып тамактан калучыларны кайчак бер җылы сүз белән дә терелтеп була. Күбрәк аралашырга кирәк дип саныйм. Табибларның үзләреннән дә күп нәрсә тора. Көн үтсен дип, хезмәт хакын көтеп утыручыларның әллә ни ярдәме тимәячәк, әлбәттә.
Зөлфирә ЗАРИПОВА, Арча укучылар сарае методисты:
– Әбиләрем-әниләрем еш авырганлыктан, табибларга гел мөрәҗәгать итәргә туры килә. Үзебезнең Арча табибларына бәйле артык дорфалык белән очрашканым юк. Тыңлыйлар, хәлгә кереп вакытында ярдәм күрсәтәләр. Кайчак безгә яхшылап аңлату да җитми бит. Табиблар, сүз дә юк, бик итагатьле булырга тиеш. Кайчак шәфкать туташлары, хастаханә хезмәткәрләре дорфа булырга мөмкин. Әмма бу сүзне табибларга карата әйтә алмыйм. Соңгы арада гына да участок табибы, күз табибы, урологка бардык. Бик игътибарлы булдылар. Үземнең кызым да табиб булырга укый. Аның белән дә бу хакта еш сөйләшәбез. Америкадагы кебек уңайлыклар тудыру, заманча медицина җиһазларын күбрәк урнаштыру да ярдәм итәр иде. Бөтен анализлар бер урында тупланып, табиб аларны шунда ук күреп алса, медицина хезмәтенең сыйфаты тагын да яхшырачак.
Динара ШӘРӘФИЕВА, табиб (Чаллы):
– Пациентларны да әдәплелеккә өйрәтергә җыенмыйлармы анда? Гел табиблардан зарланалар. Югыйсә авырулар арасында да төрлесе очрый. Кайсыларына дорфа итеп җавап бирсәң дә, бик чакка гына туры килә. Пациентның үз хәле үзенә җиткән икәне аңлашыла, әлбәттә. Әмма кабинет ишеге төбеннән үк тупас сөйләшә башлаган кешеләр белән әдәпле итеп сөйләшеп утырасы килми.
Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, пенсионер:
– Табибларда дорфалык бар инде, яшереп булмый. Аларны шушы хәлгә Хөкүмәт китереп җиткерде. Хезмәтен күреп, тиешле акчасын түләмиләр. Югыйсә ничә ел укыганнар, Гиппократ анты биргәннәр. Бүген сәламәтлек сагында торучылар үзләре авыр хәлдә. Гаиләсен туендырыр өчен берничә эштә бил бөгәргә туры килә. Табибка килеп керәсең, язарга тотына, сиңа күтәрелеп тә карамый. Бер үк сүзне әллә ничә җиргә теркәп куймаса, аның эше күренми. Авыру белән аралашырга вакыт та калдырмыйлар. Иң башта табибка эшләргә мөмкинлек тудырсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев