Татарстанда гыйнвар ае җылы һәм аномаль явым-төшемсез булачак
Һава торышы

Татарстанда гыйнвар ае җылы һәм аномаль явым-төшемсез булачак

Синоптиклар фаразлавынча, 2023 елның беренче ае Татарстанда җылы булачак.

Бу көннәрдә һава температурасының нормадан 0,5 градуска югарырак булуы көтелә һәм республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Явым-төшем дә климат нормасындагыча фаразлана. Татарстан буенча ул 33 мм тәшкил итәчәк, ә Казанда - 46 мм, дип хәбәр итә Татар-Информ. 

 


Нет комментариев