Татарстанда иртәгә секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә
Республикада 23 октябрьдә төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.
Иртәгә Татарстанда урыны белән көндез һәм кичен секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бофорт шкаласы нигезендә, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр булганда, агач ботаклары сына, шулай ук җилгә каршы бару кыенлаша.
Республикада 23 октябрьдә төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы нольгә кадәр төшәчәк, көндез исә +7 - +12 градус булачак дип хәбәр итә синоптиклар.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев