22 октябрь 2018 яңалыклары
-
Түбән Кама районында пыскып ятучы чүплекне иртәгә сүндереп бетерергә җыеналар
Чүплекнең 200 квадрат метрын сүндерәсе калган.
-
Дәваланганнан соң МакSим беренче тапкыр сәхнәгә чыга [фото]
Якташыбыз, тумышы белән Казаннан булган җырчы МакSим бу җәйдә зур сәхнәдән китүен белдерде. МакSим (чынлыкта Марина Амбросимова) сәламәтлеге начарлану аркасында иҗатын вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды.
-
Кредит ятьмәсе: ватылмаган йомыркадан тәбә пешәме?
Россиядә микрофинанс оешмаларын чикләргә телиләр. Бер генә кредитын булса да түләүне кичектерүчеләргә микроәҗәт бирүне тыю тәкъдиме белән Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе чыкты. Мондый фикер тиктомалдан гына барлыкка килми, билгеле. Ил халкы үзен беренче тапкыр иркенгә чыккан бозау кебек тота: бирәләр икән, теләсә нинди процент белән акча алырга атлыгып тора.
-
"Сибирь" белән уенда Владислав Подъяпольский “Ак Барс” капкасына гол керттермәде
Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә узган матчта “Сибирь” комадасын җиңде.
-
Саба боксчылары Республика һәм Бөтенроссия турнирларында
2018 елның 17 октябреннән 20 октябренә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә тренерлар Парфенов Г. И. һәм Соколов М. Н. истәлегенә бокс буенча ачык республика турниры узды.
-
Татарстанда иртәгә секундына 18 метрга кадәр кискен җил көтелә
Республикада 23 октябрьдә төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.
-
Казан мэриясе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлен булдыруга 28,6 млн сум акча бирәчәк
Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабеддин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак.
-
“Җыр язып йокларга ятты...”
Әлеге юлларны танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева тиккә генә язмагандыр. Ике яшеннән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган тиешле Маһруй апасы тәрбиясендә үсеп, инде буй җиткәч, өйдән киндер капчыкка берничә бәрәңге салып, Минзәлә педагогия училищесына белем алырга чыгып киткән кыз шул көннәрдән башлап үз көнен үзе күргән. Үзләре яшәгән тулай торак янгын сүндерү бинасы булгангадыр инде бик салкын була.
-
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк
Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.
-
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова кияүгә чыкты. Мәҗлескә Казан мэры Ильсур Метшин да килгән.(ФОТОлар)
Якшәмбе «Ярдәм» мәчетендә Лилия Сәлахетдинова һәм казан егете Ришатның никахы булган.
-
Казанның Мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге кешеләр белән элемтәдә торачак
Казанлылар Үзәккә пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру һәм хезмәткә булган хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алачак.
-
Гошерне сатып була
Гошергә җыелган әйберне сатып, акчасын кирәк өчен тотарга мөмкин икән. Бу хакта Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Быел республика халкыннан 600 тонна гошер кергән. Болар, аерым алганда – бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак ише яшелчәләр. Алма һәм балдан өлеш чыгаручылар да бар.
-
Чаллыда йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән
Авария бүген иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында килеп чыккан.
-
Әлмира Әдиятуллина Президентка Сөембикә исемендәге мәчет булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән
Җәмәгать эшлеклесе Казан үзәгендә мең кеше сыйдырышлы мәчет төзетү идеясе белән йөри.
-
Республика клиник хастаханәсе баш табибы Татарстан халкының сорауларына җавап бирәчәк
Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.