Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Җыр язып йокларга ятты...”

Әлеге юлларны танылган ша­гыйрә Гөлшат апа Зәйнашева тик­кә генә язмагандыр. Ике яшеннән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туган тиешле Маһруй апасы тәрбиясендә үсеп, инде буй җиткәч, өйдән киндер капчыкка берничә бәрәңге салып, Минзәлә педагогия училищесына белем алырга чыгып киткән кыз шул көннәрдән башлап үз көнен үзе күргән. Үзләре яшәгән тулай торак янгын сүндерү бинасы булгангадыр инде бик салкын була.

“Өскә – бишмәт, аякка киез итек кигән килеш, башка мамык шәлләр урап ятып йок­лый идек... Тик барыбер туңа идек...Чөнки ягылмаган тулай торак ат абзары кебек салкын, котсыз иде. Кайвакыт юрганнарыбыз белән тәрәзәләребезне каплый, томалый торган идек. Чөнки Минзәлә каласында кайчак­ларда “маскировка” була торган иде, ягъни фашист самолетлары шәһәрне күрмәсен өчен, төннәрен ут яндырмаска, яндырсаң, тәрәзә­ләрне томаларга кирәк иде”, – дип яза Гөлшат апа үзенең хатирә дәфтәренә. Суык үзәгенә үткән­лектән, үҗәт холыклы, тырыш кыз бер җимерек йортның калдык кирпеч ватыкларыннан үзе мич чыгарып куя. Әллә мичнең кыек-мыек булуы, әллә тәрә­зәдән калай торбадан урамга үрләгән төтен ошамый, әллә әлеге каланчада мич булырга тиеш булмый, пожарник­ларның берсе: ”Мичне кичек­мәстән сүтәргә!” – дип боера. Инде шул мичтә бер-ике көн аш, бәрәңге пешереп ашарга өлгергән кызлар пошаманга кала.Тик араларыннан бер мәрхәмәтлесе: ”Ярар инде, тимик, җаваплы­лыкны үз өстемә алам”, – дигәч кенә эчләренә җылы кереп китә...

 
Исән булса, быел танылган шагыйрәгә 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан минзәлә­леләр үзләрендә зур бәйрәм – каләм әһелен искә алу кичә­се, ”Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа” республика фестивале үт­кәр­деләр. Әлеге чараны оештыруда төп башлап йөрүчеләрнең берсе булган Гөлшат апаның кияве – Татарстанның атказанган юристы Рафаэль Шакирҗанов, Минзә­ләгә сәфәр вакытында, Ә.Хөсәенов исемендәге җә­мәгать фонды, язучылар һәм шагыйрь­ләр катнашында әлеге фести­вальнең быел җиденче мәртәбә уздырылуын искәртте. Рафаэль Вәли улы һөнәре буенча иҗаттан ерак кеше булса да, җаны белән иҗади шәхес икән. Ник дигәндә, ул бөтен татар сәнгате тормышыннан, язучы, шагыйрь иҗатыннан, галим-голәмә хезмә­теннән хәбәрдар шәхес булып чыкты. Укымышлы юлдашыбыз күренекле ша­гыйрь­­ләребез Габдулла Тукай, Әнгам Атнабаев, Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйләп, барыбызны шаккатырды. Шунлыктан Казаннан Минзәләгә кадәр булган 300 чакрым юл сизелми дә үтеп китте.

 
Җиде ел буе шушы чарада катнашып килгән Татарстанның халык артисты Искәндәр Бикта­һиров та – минзәләлеләрнең көтеп алган кунагы. Хатыны белән бергәләп Гөлшат апаның хәлен белергә барганнан соң, чакыру буенча, Чи­ләбегә, якташлар җәмгыяте оештырган очрашуга бара Искәндәр абый. ”Шунда, телефоныма шалтыратып, Гөлшат апаның мәңгелеккә китүен хәбәр итүгә үк, сәхнәдән җырчы Ирек Сабиров башкаруында Рөстәм Яхинның Г.Зәй­нашева сүзләренә язылган “Китмә, сандугач” дигән җыры башкарыла дип игълан ителде.


Әлеге җырны тыңлаганда, минем нинди моңсу халәттә калганымны белсәң син, Илзирә...“ Югалту... һәм үзәкләрне өзәрлек итеп җырланган моңлы җыр...
Әнә бит Минзәлә Татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясаганда, Татарстан мәдә­ният министры урынбасары Эльвира Камалова да шагый­рәнең “Китмә, сандугач!” җы­рының Мәскәүне дә таң калдыруын әйтеп, татарның гимнына әйләнеп бара, дип горурланып сөйләсә, Татарстан Язучылар берлеге җитәк­чесе Данил Салихов: ”Гөлшат Зәй­нашевага “Китмә, сандугач”ы өчен генә дә зур дәрәҗәле исемнәр биреп булыр иде, дигән фикер әйтте. Әйе шул, Гөлшат апаның сүз­ләренә язылган йөзләгән җырлар арасында халык күңе­лендә мәңге сакланучы тирән мәгънәле җырлары бихисап. “Урманнарда йөрдем”, “Аерылмагыз”, ”Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Гөлләр иле”, “Күл буена килсәң иде”, ”Бөтен нәрсә сине хәтерләтә”, ”Кояш гомере”, ”Яшь гомер”, “Туй җыры”, ”Кердем карурманнарга”, ”Иртә дә генә торам”...


Аның турында белгәннәр ис­тәлекләрендә: “Җыр язып йок­ларга ятты, җыр белән йокыдан уянды”, – диләр.


Гөлшат апаның исемен мәңгеләштерү йөзеннән район җирлегендә күп кенә эшләр башкарыла. Шагыйрә исеме белән аталучы гөлбакча булдырылуы гына да ни тора! Кайчандыр Гөлшат апа укыган мәктәпкә мемориаль такта куелган, район башлыгы Айдар Фәсләх улы Сәлаховның авылда яшәүче яшь кадрларны кайгырту инициативасы нигезен­дә, Тә­кер­мәндә Г.Зәйнашева исе­мен­дәге яңа, яшьләр урамы барлыкка килгән.

 

Яуда калган батырлар исемлеге янәшәсенә дә шагыйрәнең:


“Онытма, туган авылым, Яуда калган улыңны”, – дигән сүзләре ташка уелган...


Казан кунаклары белән бер­лектә район башлыгын ипи-тоз белән хөрмәтләп каршы алган күрешү Гөлшат апаны кечкенә­дән тәрбияләп үстергән, 1965 елны гүр иясе булган апасы – Зәйнашева Маһруй каберен зиярәт кылудан башланды. Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова әйтүенчә, шушы авылның элеккеге мулласы моннан бик күп еллар элек: ”Менә күрерсез әле, еллар узгач, бу каберне эзләп киләчәк­ләр”, – дип, алдан ук әйтеп калдырган, диләр. Кайчандыр шагыйрә укыган мәктәптә балалар һәм мөгал­лимнәр белән очрашу барышында әлеге 9 еллык белем йортында 51 бала укыганлыгын белдек. Биредә шагыйрә апала­рының шигырьләрен яттан сөйлисе кил­гән балалар, күмәк­ләшеп, “Кояш гомере” дигән җырын да зур горурлык хисе белән башкардылар. Үзе мич чыгара-чыгара укып йөргән Мин­зәләдәге педагогия көллия­тенә сәяхәт тә кунакларның кү­ңел кылларын чирткәндер.


Бәйрәмнең матур мизгел­ләре Сабир Өметбаев исемен­дәге Татар дәүләт театры бинасында Казаннан кайткан халык артисты Ис­кәндәр Биктаһиров, танылган артистлар Гөлнара Тимерҗанова, Рәфинә Ганиуллина, күренекле баянчы Рәзил Камалов һәм күп кенә районнардан килгән һәвәскәр артистлар, талантлы балалар катнашында дәвам итте.


– Кечкенәдән, әниемнән отып, “Кояш гомере” җырын җырлап үстем. Гөлшат апаның җырлары күңелләрне айкарлык моң белән сугарылган, килә­чәкне тоемлап язылган, – диде чыгышында шагыйрәнең “Гөл­ләр иле” җырын үз репертуарына алып, яратып җырлаучы Гөлнара Тимерҗанова. Халыкара конкурслар лауреаты Рәфинә Ганиуллина да “җырлар дәүлә­тенең патшасы” Гөлшат Зәй­нашеваның “Иртә дә генә торам” җырын үз йөрәге аша үткәреп, моңлы итеп җиткерә белә... Бу көнне, һәр чыгышны көчле алкышка күмгән, җыр-моңга мөкиббән тамашачы Гөлшат апа сүзләренә язылган җыр­ларны тыңлап хозурланды, шагыйрәнең иҗаты белән танышты. Әнә бит, урыс милләтеннән булган Ангелина Улеева дигән кыз “Мин тормышка гашыйк” дигән шигырьнең эчтәлеген аңлап, сән­гатьле итеп сөйләп халыкка җит­керде. Сәх­нәдән чыгыш ясаган һәркемнең истәлек итеп кыйм­мәтле бүләк – Гөлшат Зәйнаше­ваның шигырь­ләр, пьесалар, хатирәләрдән торган әле генә табадан төшкән ике томлык китабы белән бүләкләнүе дә – нинди кү­ңелле күренеш! “Кеше китә, җыры кала” дигән сүзләр нәкъ менә Гөл­шат апа хакында әйтелгән диярсең. Көзнең ямьле бер көнендә Гөлшат апа белән без иҗаты аркылы күрештек, аның җырлары аша шагыйрәнең үлемсез булуына инандык, ул йөргән сукмаклардан йөрүебез өчен куандык һәм горурландык! Шагыйрәнең бөек­леген дәлил­ләүче, шушы җирлектә эшлә­нелгән эшләр башка районнарга да үрнәк булырлык, башкаларга да сабак алырлык изге га­мәлләрдән санала. Җитәкчелек дигәннән, бу уңайдан минзәлә­ле­ләргә – муниципаль район башлыгы Айдар Фәслах улы Сәлаховка, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Әзһәм кызы Шә­риповага, мә­дәният бүлеге җи­тәкчесе Энҗе Хәкимовага, иҗ­тимагый сораулар буенча урынбасар Наилә Бикеева һ.б. ларга шушы чараны оештырулары өчен, кунак­ларга игьтибар күрсәткән­нәре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев