Гошерне сатып була
Гошергә җыелган әйберне сатып, акчасын кирәк өчен тотарга мөмкин икән. Бу хакта Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. Быел республика халкыннан 600 тонна гошер кергән. Болар, аерым алганда – бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак ише яшелчәләр. Алма һәм балдан өлеш чыгаручылар да бар.
Халык күбрәк бәрәңге уңышы белән бүлешкән. Ә ни өчен гошерне сатарга соң? Чөнки мәдрәсәләргә, социаль оешмаларга шалтыраткач, безгә кирәкми, җитәрлек яшелчә җыйдык, дип баш тартучылар пәйда булган. Кайберсе, озак саклау мөмкинлеге юклыгын сәбәп итә. Җәлил хәзрәт тә саклау урыннары буенча районнарда да җайсызрак булуын әйтте. Бәрәңге, салкында торса, өшеп яраксызга әйләнә, яктыда тиз яшелләнә, шиңә. Шуңа күрә җыелган яшелчә әрәм-шәрәм булып бетмәсен өчен, вакытында Казанга җибәреп, урнаштыру ягын кайгырталар.
– 600 тонна яшелчә шактый инде ул, шуңа микән, быел беренче тапкыр шалтыраткан урыннардан, безгә җитте, бүтән кирәкми, дигән сүзләрне еш ишетәбез, – ди баш казый. – Төрле яктан кире кагулар булгач, бер авылдагыларга, сатыгыз да акчасын мәдрәсәгә илтегез, дидем. Алай ярамый бит, дип куркып та куйганнар. Алучылар була икән, сатып, акчасын шәкертләргә, ятимнәр, картлар йортына бирергә мөмкин. Саклау, исраф итмәү дигән нәрсә хәзер дә бик җитди тора.
Бүтән җирдә дә, гошерне сатканнар икән, дигән хәбәр ишетеп, аптырап калмасыннар иде. Фәлән тонна бәрәңге биргәннәр иде, инде берсен дә калдырмагыз, ашагыз, дип мәдрәсә шәкертләрен мәҗбүриләп булмый. Саткан вакытта авылдагы җирле үзидарә хезмәткәрен чакырып, комиссия төзиләр, ничә сумнан, күпме сату турында язып баралар. Шул акчаны мохтаҗларга яки гыйлем алучыларга дип атап, Казандагы “Зәкят” хәйрия фондына тапшырырга мөмкин. Кайбер мәчетләрнең кыш көне ягарына юк, төзәтәсе, яңартасы урыннары була. Гошерне сатып, акчасын шуның өчен дә файдаланырга ярый.
“Мин 1988 елда балаларга дини сабак бирә башладым. Ул елны 83 бала җыелды. Аларга китаплар, язу дәфтәрләре кирәк иде. Бервакытны “Мөгаллим сәни” бастырып чыгара башладылар. Нәзарәтнең дә Уфада чагы. Татарстанда андый оешма юк иде әле. Кемнән ярдәм көтәсең?! Балаларга әсбаплар да аласы, бәйгеләр дә үткәрәсе килә, тик акча ягы кысан. Ул елны бакчадан мең чиләккә якын бәрәңге чыккан иде. 100 чиләк бәрәңгене сатып, балаларга китаплар, язу әсбаплары алдым. Ул вакытта да, ярамый, дип шаулаучылар булды. Нишлим соң, авыл имамы каян акча алырга тиеш, дигәч, аңладылар. Хәзер дә бу гамәлдән куркып калмасыннар иде”, – ди Җәлил хәзрәт. Аз керемле гаиләләр, оешмалар арасында бәрәңге, башка яшелчәләрне каян юнәтим, дип нәүмиз калучылар булырга мөмкин. Аларга үзләре турында Диния нәзарәтенә, “Зәкят” фондына, районнардагы мөхтәсибәтләргә хәбәр итәргә кирәк.
Гошер нәрсә ул, дип аптырап калучылар да булырга мөмкин. Ул – сәдаканың бер төре. Мөселман кеше җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирергә тиеш. Гошер сәдакасын түләүнең мәҗбүри булуы турында “Сыер” сүрәсенең 257 нче аятендә болай язылган: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Татарстан Диния нәзарәте 20 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр бердәм Гошер җыю айлыгы игълан иткән иде. Гошер сәдакасын республика районнарындагы үзәк мәчетләр җыйды. Нәзарәт тарафыннан айлык дип игълан ителсә дә, аны мохтаҗларга елның төрле фасылында бирергә мөмкин. Гошер җыю айлыгында Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Саба, Арча, Кукмара, Әтнә районнары халкы актив катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев