Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда көчле җил һәм юлларда бозлавык булачак

Көчәйгәндә җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

8 мартта, Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан исә торган көчле җил булуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика юлларында бозлавык, урыны белән көчле бозлавык булуы күзәтелә.

9 мартта республикада болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 20 метрга кадәр тизлеккә җитәр дип көтелә. Температура төнлә -2..- 7 градус, көнчыгышта -10 градус, көндез  -1,.+4 градус булыр дип фаразлана. 

10 мартта Татарстанда көндез аязучан болытлы һава торышы саклана. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр булуы ихтимал. Минималь һава температурасы төнлә -4..+ 1 градус, көндез максималь һава температурасы -1,.+4 градус булыр дип фаразлана. 

Төнлә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Төнлә минималь һава температурасы -11..-13 градус булачак. 

Көндез явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көн ахырында һәм кичен бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан салмак (көчәйгәндә 15 метрга кадәр), максималь һава температурасы -2..-4 градус булачак. 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев