8 март 2019 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда буран көтелә
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
-
"Улым киткәч, догалар кирәк булды" (гыйбрәт)
Тормыштагы күңелле вакыйгаларга сөенәбез. Ә менә авырлыклар килсә, кемдер сыгылып төшә, туры юлдан яза. Әмма хәсрәтне дә күтәрә белергә кирәктер. Сабада яшәүче Гүзәлия апа Ганиева да дүрт кыз янәшәсендә үскән бердәнбер улын югалта. “Аяз көнне яшен суккандай булды. Тип-тигез юлда, матур көндә улым фаҗигагә юлыкты”, – дип сөйли ул.
-
Волонтерлар Казанда яшәүче хатын-кызларга бер мең лалә чәчәге бүләк итте
Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан башкаласында «Сезгә, сөеклеләребез» дигән флешмоб узды.
-
Җырчы Гүзәлия: «Мондый хәл минем белән дә булачак, аннан куркырга кирәк түгел»
Күптән түгел Казанда тәүге концертын куйган җырчы Хәким, тиздән Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Сер түгел Хәким продюсеры Гүзәлия белән эшли. Аларның киләчәккә дә планнары зурдан икәнен Хәким Tatar todayга белдергән иде. “Алга таба барырга минем өчен барысын да эшләгән гениаль продюсерым бар. Татар эстрадасындагы иҗатымны рус эстрадасы белән бергә алып барырга уйлыйбыз. Җырланы рус телендә дә, инглиз телендә дә язабыз”, дип уртаклашкан иде Хәким.
-
«Төп йорт килене» - 2019
6нчы март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортыы сәхнәсендә төп йортта кайнаналары белән гомер итуче киленнәр арасында бәйге утте.
-
“Фонограммага җырламыйбыз!”
ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат очрашуына килгән журналистлар җырчыларга каршы ярышты. Җиңеп тә чыкты. Очрашуның беренче өлешендә концерт турында берникадәр мәгълүмат бирелсә, икенче өлештә матбугат вәкилләре “Җырлаоке” уенында катнашты.
-
Владимир Путин хатын-кызларны 8 март белән тәбрик итте
Россия Президенты гүзәл затларыбызның рухи юмартлыгын һәм ил үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
-
Миңгәрдән чиләк-көянтә белән Саба инкубаторына йомырка ташыган Гөлфарах
Миңгәр авылында яшәүче Гөлфарах Зиннур кызы Зиннурова 95 яшь тулды.
-
«Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе
Саба районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе уздырылды. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Гаязов Марат Мидхәт улы транспорт чарасы белән идарә итүче хатын-кызларны туктатты һәм лалә чәчәкләре бәйләмен бүләк итте.
-
“Гомерне ялтыравыкка сарыф итмиләр. Бу бәйрәм дә ясалма”
Раушания Юкачева. Бу исемне ишеткәч, күз алдыгызга кояш кебек балкып торган актриса килеп баса торгандыр. Тормышын, иҗатын күзәтеп баручылар исә аның хакында көчле рухлы, энергияле, ярдәмчел дип тә әйтер. Рух дигәнең ничек ныгый? Пәрдә артында ни хәлләр бар? Гомумән, театр дөньясы хатын-кыз актриса күзлегеннән нинди? Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – 23 мартта актриса “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
-
Татарстанда көчле җил һәм юлларда бозлавык булачак
Көчәйгәндә җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде
Татарстанда яшәүче ханым-туташлар мәдәният, мәгърифәт, фән, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә, диелә котлауда.
-
Международный женский день
Международный женский день (International Women's Day) — всемирный день женщин, в который также отмечаются достижения женщин в политической, экономической и социальной областях, празднуется прошлое, настоящее и будущее женщин планеты.