Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар Казанда яшәүче хатын-кызларга бер мең лалә чәчәге бүләк итте

Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан башкаласында «Сезгә, сөеклеләребез» дигән флешмоб узды.

«Сезгә, сөеклеләребез» дигән Бөтенроссия акциясенә Казан да кушылды. Җирле волонтерлар гүзәл затларны язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, аларга бер мең лалә чәчәге бүләк итте.

Флешмобта катнашкан Айрат Вәлиев сүзләренчә, бу көнне акциягә илнең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да кушылган. Республика башкаласында әлеге чара өч урында – Казан аэропортында, Республика клиник хастаханәсендә һәм Бауман урамында узды.

«Безнең акция иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – 8 мартка багышланган. Без әлеге бәйрәм белән барлык хатын-кызларны да котларга телибез. Бүген флешмоб Республика клиник хастаханәсендә, аэропортта узды һәм биредә, Бауман урамында дәвам итте», - дип искәртте Вәлиев.

Ул акциянең төрле шәһәрләрдә төрлечә үтүен әйтте – кайдадыр гүзәл затларга багышлап җырлар башкаралар, кайдадыр урамнарда тәбрик итәләр. Казан волонтерлары исә Казанда яшәүче хатын-кызларга һәм шәһәр кунакларына әлеге бәйрәмнең төп символын – лалә чәчәге бүләк итәргә булган. Шул уңайдан 1 мең чәчәк әзерләдек, диде Айрат Вәлиев.

Флешмоб кысаларында чәчәкле булган хатын-кызларның берсе Светлана Татарстан башкаласына Мәскәү өлкәсеннән килгән. «Без Казанга турист сыйфатында килдек. Шәһәр белән танышып йөрибез – безгә бик тә ошый. Бәйрәм көнне чәчәк бүләк итүләре бик күңелле булды», - диде Светлана.

«Сезгә, сөеклеләребез» акциясе шәһәр урамнары белән генә чикләнеп калмады – флешмоб параллель рәвештә онлайн-форматында да уза. Анда катнашу өчен ир-атларга Instagram социаль челтәрендә #ВамЛюбимые хештегы белән үзләренең котлау сүзләрен язарга кирәк. Иң үзенчәлекле котлаулар акциянең makehersmile.world сайтында дөнья күрәчәк.


 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев