Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Фонограммага җырламыйбыз!”

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат очрашуына килгән журналистлар җырчыларга каршы ярышты. Җиңеп тә чыкты. Очрашуның беренче өлешендә концерт турында берникадәр мәгълүмат бирелсә, икенче өлештә матбугат вәкилләре “Җырлаоке” уенында катнашты.

Быел ТМТВ премиясе нәрсә б­е­лән гаҗәпләндерәчәк? Бу чара инде дүртенче тапкыр үткәрелә. 23 мартта “Пирамида” концертлар залында тамашачыга 6 сәгатьлек кон­церт-шоу тәкъдим итәчәкләр. Тра­дицияләре шул ук кала: башта җыр­чылар кызыл келәмнән уза, аннан концерт гөрләячәк. Быелгы тамашада 55 җырчы 45 номинациядә кат­нашачак. Сәхнәдә 60тан артык биюче, 10 дуэт, барысы бергә 48 номер булачак. Шушыларны исәпкә алып, концертны шартлы рәвештә “Рекордлар премиясе” дип атаганнар.

 
Гадәттә, мондый зур тамаша оештырырга алынучылар “барысы да сер булып калсын” дип әйтергә ярата. Бу юлы да шулайрак булды. Журналистларны саннар, мәгълү­мат белән артык сыйламадылар. Кыскалыкта – осталык, дигәндәй, барлык “тәмле” өлешләрен тамаша­чы үзе концертка килгәч күрәчәк, дип әйтте оештыручылар. 


– Эстрадада яшьләр күп, дигән сүзләргә хәзер тискәре карый башладылар. Һәр кешенең – үз аудиториясе, үз җыры. Хәзерге олпат җырчыларыбыз да 10-15 ел элек сәхнәгә яңа баскан җырчылар булган бит, сәхнәдә үз исемнәрен булдырганнар. ТМТВ премиясе яшь башкаручыларны, яңа исемнәрне күрә, этәргеч бирә, халыкка чыгара, – диде “Барс-Медиа” татар медиа төркеме башкарма директоры Динә Гәрәева. Моны тантананың төп үзенчәлеге дип саный ул. Номинантлар исемлеген карасаң, анда халыкка яхшы таныш җырчылар белән бергә әле танылып кына килүчеләре дә очрый.


Алып баручылар турында алар­ның берсе Гөлназ Сәфәрова сөй­ләде. Быел да өч пар булачак. Тамашаны Гөлназ Сәфәрова үзе, Айваз Садыров, Айрат Ильясов, Иркә, Рамил Шәрәпов һәм Рамил Шәрәфиев алып барачак. “Экспериментлардан курыкмыйбыз, төрлесен эшләп карыйбыз, ниндидер яңалык кер­тер­гә тырышабыз. Иманым камил, быелгы премия дә гади концерт кебек кенә булмаячак. Бу тамашага мәгънә дә салырга тырышачакбыз. Шул рәвешле җыр сәнгатенә өлеш керткән “тыл”ны да сәхнәгә чыгарырга телибез. Ул – композиторлар, шагыйрьләр, эстрадага бәйле кешеләр. Аларны да хөрмәтлисе, халыкка танытасы килә”, – диде Гөлназ Сәфәрова.


Алмаз Гыйльметдинов режиссер буларак тамашаның кайбер нечкәлекләрен ачты. Мәсәлән, кайбер башкаручыларның номерлары вакытында аларның якын кешел­ә­ре дә катнашачак икән. Бер артистка хатыны белән видеоролик ясаганнар. Алты сәгатьлек тамашада татар җыр сәнгатенә өлеш керткән олпат шәхесләрне искә алу өчен дә аерым вакыт биреләчәк. Быел мәр­хүм булган Илһам Шакировны искә алу өчен махсус өлеш әзерлиләр. 
Концерт кичке биштә башлана, аңа кадәр җырчылар кызыл келәм­нән уза. Һава торышының салкын булуын искә алып, Алмаз Гыйльметдинов келәмнән узуны быел “Пирамида” эченә күчерүлә­рен әйтте. Алайса, урамда матур, кыйммәтле күлмәкләрен күрсәтә ал­мый калалар икән. Быел да концертның туры трансляциясе булачак, дип ышандырды оештыручылар.


Журналистлар белән очрашуга концертны оештыручылар гына түгел, җырчылар да чакырылган иде. Үзләре әйтмешли, “декрет ха­ләте”нә кергән Миңнехановлар репертуарларына үзгәреш кертер­гә уйлый. Хәзер шау-гөр килә торган җырларга күңел тартмый, ди алар. “Дини образ, дигәч тә, мин түбәтәйдән чыкмыйм анысы. Әмма хатын-кыз ябык киемнән чыгарга тиеш. Гүзәлем дә башына яулык бәйләп чыгыш ясаячак”, – ди Салават. Баланы әбиләр караячак. “Нянягыз бардыр, диләр. Юк, аларга мин ышанмыйм. Аллага шөкер, ике яктан да әбиләребез бар. Мәдинәне үзебезнең әниләргә генә ышанабыз”, – ди Гүзәлем.


Ландыш Нигъмәтҗанованы, гадәттә, кыска күлмәкләре өчен еш тәнкыйтьлиләр иде. “Җыр нинди, кием дә шундый була инде. Лирик җырга кыска күлмәк киеп булмый, билгеле”, – дип белдерде җырчы. Тәнкыйтьләүләргә дә уңай каравын әйтте ул.


”Чарада ”тере” тавышка җыр­лая­чаксызмы?” – дигән сорауга Ландыш:
– Әлбәттә! Без гел үз тавышыбыз белән җырлыйбыз. Моны мин бөтен катнашачак артистлар исе­мен­нән әйтә алам, – диде ул. – Ни­чәмә-ничә репетиция ясыйбыз. Бер тапкыр, чирләгән килеш тә, концертта “тере” тавышка җырладым. Оештыручылар ”тере” тавышны катгый таләп итә.

Фото: tatar-inform.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X