Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрдән чиләк-көянтә белән Саба инкубаторына йомырка ташыган Гөлфарах

Миңгәр авылында  яшәүче Гөлфарах Зиннур кызы  Зиннурова 95 яшь тулды.

Миңгәр авылында  яшәүче Гөлфарах Зиннур кызы  Зиннурова 95 яшь тулды. 1924  елның  7 мартында Саба районы Миңгәр авылында Зиннур һәм Бибиасманың уртак җимешләре – беренче бала булып дөньяга аваз сала. Миңгәр башлангыч мәктәбенә укырга керә.  Гөлфарах апа  кечкенәдән эш сөючән, тырыш бала була. Өченче  класста  укыганда, олылар белән бергәләп, каз йолкыган вакытта кайнар  суга аягын пешерә. Шул сәбәпле ул мәктәптә укуын дәвам итә алмый. Аңа икенче елны кабаттан 3 класста укырга туры килә. Гөлфарах апа Миңгәр башлангыч мәктәбендә башлангыч белем алгач, Тимершык сигезьеллык  мәктәбенең 5нче  классына укырга бара. Ләкин аңа укып бетерү насыйп булмый, сугыш  башлангач мәктәпне ябалар һәм ул  колхоз  эшенә чыга:  көндез  басуда  учма бәйлиләр, төнлә катлаулы  молотилкада  барабанга көлтә биреп тора.  Үсмер кызлар задание буенча кыш көне   Курса урманчылыгында урман кисүдә  булса,  яз көне шул кискән агачларны  кул көче белән чыгаралар. Сугыш беткәч Гөлфарах апа  колхозда  тавык-чеби  карый. Йомыркаларны  чиләк-көянтә белән җәяүләп Саба инкубаторына ташыйлар.  «Эшләттеләр, кирәкне бирделәр”,– дип искә ала  ветеран авыр  сугыш   чорын. 1965 нче елда  йортта мал караган вакытта (сыерга башак биргәндә)  сыер ялгыш таеп егылып, тоягы   Гөлфарах апаның  күзенэ эләгеп, күзе чыга. Аны Сабага  ат белән алып менәләр, шуннан вертолет белән Казанга озаталар. Бер күзенә ясалма күз куеп, бер күзең күрә дип, инвалидлык бирмичә  кайтаралар. Шуннан сон Гөлфарах апа колхоз эшендә  эшли алмый.1980 елның 7 мартыннан  пенсиядә.

Гөлфарах апаның әнисе  Бибиасма  апа 1972 елда вафат була. Ул бу йортка килен булып  килгәндә   өйдә  сукыр бабай  була. Ул 1941 елда үлә, әбиләре  14 ел параличланып,  урын өстендә ята. Бибиасма апа  аларны  тәрбияләп, соңгы юлга озата.

Әнисе үлгәннән соң, Гөлфарах апа әтисен  18 ел тәрбияли. 4 ел да 4 ай урын өстендә ятып, Зиннур абый  1990 елның апрелендә  вафат була. Фин  һәм Бөек Ватан сугышында  катнаша, колхозда  ат караучы,  төрле эштә  эшли.

 Бүгенге көндә Гөлфарах апа   утын  ягып  җылыта торган  иске  йортта берүзе   яши. Туганнары белән аралашып, якын-тирәдә булган туганнарының  балаларының ярдәмен тоеп, социаль хезмәткәр Рәшидә Нуриева булышлыгында гомер кичерә.   Юбилярның Россия Президенты В.Путин Котлавын инде  2нче тапкыр  алуы (беренчесе 90яше  уңаеннан тапшырылган иде). Күпне   күргән ветеранны район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рөстәм Равилин, Тимершык  авыл  җирлеге башлыгы  Айдар Хаҗиев  котлады.    

Фэнил Мэулетов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев