“Салават күпере” журналы “Бәләкәч”тә кунакта
Район яңалыклары

“Салават күпере” журналы “Бәләкәч”тә кунакта

«Салават күпере» журналы вәкилләре «Бәләкәч» балалар бакчасында «Тукайлы балачак» бәйгесе лауреаты Галиев Тамерланны котладылар.

"Бәләкәч" балалар бакчасына кунакка «Салават күпере» журналы вәкилләре килде. Аларның максаты — гадәти түгел, ә сәләтле, оста шигырь сөйләучене котлау иде. Ул —балалар бакчасында йөруче - Галиев Тамерлан! Тамерлан «Тукайлы балачак» республика бәйгесендә катнашып, лаурет исеменә лаек булган. Бу — зур казаныш! Ул Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә үзенең осталыгын күрсәтеп, жюрины таң калдырган.

Бәйрәм тантанасы бик матур башланып китте: “Салават күпере” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдин кызы Тамерланга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул малайның талантына соклануын белдерде һәм аңа иҗади уңышлар теләде.

Тамерлан, үз чиратында, яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тагын бер матур шигырен яттан сөйләп, барыбызны да сөендерде. Калган балалар да читтә калмады: алар дусларына чын күңелдән кул чаптылар, аннан соң барысы бергә күмәк фотога төштеләр.

 


Нет комментариев