Бала күңеленә юл таба белүчеләр
Көн темасы

Бала күңеленә юл таба белүчеләр

Сентябрьнең берен укырга керәсе бала нинди кичерешләр белән көтсә, мин дә шулай, мәктәп елларын вакыт узган саен сагынам. Мин укый башлаган Явлаштау сигезьеллык мәктәп урыны хәзер буш инде, аны хәтерләтә алырлык истәлек юк. Күз алдымдагы агачтан төзелгән бина һаман үзенә дәшә кебек...

Кулдан тотып язарга өйрәтте

Фотода Мәхтүмә Юзмиевна
Фотода Мәхтүмә Юзмиевна 

Баланың күңел тибешен күз­ләреннән укып, олы белем иленә җитәкләп  алып китүче беренче укытучым Масфура Фатыйх кызы Галимҗанова иде. Менә ул тактада беренче хәрефнең язылыш тәртибен, кагыйдәсен аңлата, язып күрсәтә. Бигрәк матур килеп чыга, куркасы да юк, кулга каләм алып язасы гына. Шариклы каләм белән язу без 7нче сыйныфта укыганда керде. Һәр укучының партасында  савыт белән кара торды. Укытучы апа яныбызга килеп кулдан тотып язарга булыша. Әнә үзе ничек матур яза. Аның кебек язарга тырыша-тырыша каләмнең калай өлешен бармаклар тагын да көчлерәк кысып тота.

Без беренчеләр – 15 укучы. Апа 3 сыйныфта яңа дәрес темасын аңлата, эш бирә. Ул арада күз иярмәс тизлек белән парта артларыннан үтеп, безнең язганнарны тикшерә. Берәүләребезне мактый, икенчеләребезгә кабат аңлата, кулдан тотып яздыра. Яхшы эшләгәннәргә кызыл картоннан ясалган йолдызчыкларны дәфтәрнең титул битенә беркетә. Димәк, “5”ле. Шул йолдызчыкларның арта баруына сөенә-сөенә дәресләрдән соң өйгә кайтып җиткәнеңне сизмисең дә. Ә  йорт эче йолдызчык алган шатлык белән тула.

                                                               Һәр укучыга тигез мөнәсәбәт

Шушы мизгелдә үземнән башка беркем белмәгән, үзем дә оныта язган хатирә яңарды. Икенче сыйныфта укыган чак, тәнәфес, Масфура апа дәфтәрләр тарата. Мәктәп директоры Шәймуллин Мөхәммәт абый бүлмәгә килеп керде. Апа белән сөйләштеләр. Яңа дәрес башлануын белдертеп кыңгырау яңгырады. Без парталарыбыз янында төз генә басып торабыз. Мөхәммәт абый: “Гыйльметдинова, без сине 3нче сыйныфны тәмамлагач, турыдан-туры бишенчегә күчерәбез”, – диде. И мин балалыгым белән, үземнән өлкән сыйныфта укыган апамны куып җитәм дә, аның белән бергә укыйм дип хыялланам, шатланам. 

Апа безгә бирем бирә, без эшлибез. 4 сыйныфларга яңа дәрес темасын аңлата, алар 17  укучы бирем эшләргә керешәләр. Һәр сыйныфта уку ягына йомшак бала була. Менә шулары биремне эшләргә алына алмыйча утыра. Апа шул вакытта укучының партасы янына килеп, теманы кабат аңлата, такта янында да кабатлый. Темадан чыгып сораулар бирә. Әй, белгәнне әйтәсе килә бит, мин кул күтәрәм.

“Апа җавап бирим әле, 4 сыйныфларның биремен дә эшләп бетердем”. Апа шул йомшак үзләштерүчеләр янында. Аларның апаны үзләре янында озак тоткарлауларына кемнең ничек, әмма минем каным кыза. Нәрсәсен аңламыйсың инде!? Ә апа сабырлык белән аңлата, бергә эшләп карыйк дип, укучының теманы үзләштерүенә ирешә. Масфура апа бик еш “Балакаем” дип дәшә иде. Болай дәшеп ул бала күңеленә юл ача белә иде. Укучылар арасында ата-ана назыннан мәхрүм булып туганнарында тәрбияләнүчеләр дә, әби белән генә үсүчеләр бар иде...

4нче сыйныф программасын 2нчеләр үзләштерә алырлык итеп укучыга җиткерү  укытучының белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйли түгелме? Масфура апа һәр укучыга тигез мөнәсәбәттә булды. Ата-анасының кем булуына карап ярашуны белмәде. Бала дәрестә теманы тулысынча үзләштерә алсын өчен үзенең белеме, көче, вакыты белән исәпләшмәде. Дәресләрдән соң укучының өйләренә йөрү, фәннәр авырдан бирелүче укучылар белән өстәмә эшләүне дә үз тәҗрибәсендә кулланды. Кайбер елларны ике сыйныф бергә укыганда укучылар саны 40ка якынлашкан. Масфура апага җиңел булмагандыр.

Масфура апа үзенең кызлары белән
Масфура апа үзенең кызлары белән

Әни “апа”га әверелде

5 нче сыйныфтан безгә Мишәбаш башлангыч мәктәбен тәмамлаган 6 укучы өстәлде. Алар йөреп укыйлар. Җамал апа Александрова, рус теле һәм әдәбиятыннан Ризәлә апа Шәймуллина, татар теле һәм әдәбиятыннан Мәхтүмә апа Гыйльметдинова – яраткан укытучыларыбыз иде. Мәхтүмә апа дигәнем – минем әни,  5-8 сыйныфларда безнең сыйныф җитәкчесе дә булды. Мәктәптә әни түгел, апа диясе дип, кисәтү ясыйлар иде. Миңа әниемә апа дип дәшү кыен булды. Беренче елларда елыйсы килә иде, өлкән сыйныфларда ияләндем. Әни 1952 елда хезмәт юлын Явлаштау сигезеллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып башлый. 

Дәресләрне зур әзерлек белән, бай мәгълүмат туплап үткәрә иде. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген шундый итеп сөйли, нәкъ кызык җиренә җиткәч, әсәрне тулысынча китапханәдән алып укырсыз дип туктый. Сабырсыз бала күңеле тизрәк беләсе килә бит, өйгә кайткач, и әнигә ялынам, сөйләтәсе килә. Нәтиҗәдә, китапханәгә барып шул әсәрне алып укыйсы кала. Үзем язучы Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен, аның язу стилен шул еллардан үз иттем.Әнине лаеклы ялга чыккач та укытырга чакыртып алалар. “Бу укучыларның кайчандыр әти-әниләрен, әби-бабаларын да укыткан идем бит” дип исем-фамилияләре белән искә алулары хәтердә. 

Дүрт буынны укыткан укытучы ул минем әни! Үземнән өлкән 1950 елгылардан башлап, авылдагы, Мишәбаштан килеп укучыларны барлый алам. Әни алар белән нинди генә кичәләр, концерт-спектакльләр әзерләмәде, ул бәйрәмнәргә әти белән төннәрен кирәкле декорация, кием һ.б. ясаганнар күз алдында. Укытучылар  коллективы авыл халкы алдында  спектакльләр, мәдәни чаралар белән еш чыгыш ясыйлар иде. Без укучылар Мишәбашта концертлар куя идек. Алар безнең авылга  концерт  яки башка мәдәни чара белән киләләр иде. Әниләр эшләгән елларда Иштуган мәктәбе ябылгач, укучылар Явлаштауга йөреп укыганнар.

Укырга килмәсәләр, башка эш булса, әни дәрестән соң Иштуганга урман аша  7-8 чакрым менәргә мәҗбүр булган, караңгы төн уртасында ялгызына гына кайтырга да туры килгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылар, ягъни кадрларның күплеге, әни укыткан елларда, саный калсаң – очына чыгам димә. Тирә-як районнарыннан гына түгел, якын республикалардан әнидән ярдәм сорап, укытканда гына түгел, җәйге ял вакытында өйгә кадәр киләләр иде. Әни эшләгән елларын безгә сөйләмәде, яраларны яңартасы килмәгән, күрәсең.

Укыттылар да, киендерделәр дә...

Масфура апа хезмәт елларын еш искә ала иде. Мин бик кызыксынып, яратып тыңлыйм.

“Эшли башлаган еллар. Мишәбаштан йөреп укучылар дәресләргә төшмиләр. Мәхтүмә белән бергә өйләренә менәбез. “Апа, безнең өстебезгә, аякка кияргә юк”,– дип ялан өс юрган астыннан чыкмыйча яталар укучыларыбыз. Бер малайга Габдрахман  (минем әти) өегездәге ботинканы кадаклар кагып, киярлек хәлдә ремонтлагач, Мәхтүмә белән менгереп бирдек. Октябрь ае башланды, 8нче сыйныф укучысы атна буе укырга төшми. Әниең белән өйләренә бардык. Дәрескә төшмәүнең сәбәбе – кияргә чалбары юк икән  баланың. Мишәбаштан төшкәндә Мәхтүмә белән сөйләшәбез, ничек ярдәм итәргә?”

Нәтиҗәдә Масфура апа ире Касыйм абыйның эшкә киеп йөргән бер чалбарын бирергә карар кыла.

“Юып, үтүкләнгән чалбарны тотып киттек кабат шул бала янына. Ә ул якын да килми. Аңлатып та карыйбыз, күпме укыгач, 8нче сыйныфны тәмамларга кирәк дип. Ялынабыз, киеп кенә кара дип, юк, бернинди көйгә килми бала. Вакыт бара, көн кичкә авышты, караңгы төште. Инде монда кунып булмас дим Мәхтүмәгә. Без кайтырга дип кузгалган идек, бала чалбарны киеп карыйм димәсенме. Чалбарны кигән иде, чыдап кына булмый, кычкырып көләсе килә. Мин Мәхтүмәгә, Мәхтүмә миңа карамаска тырышабыз. Шул чалбарны бала уку елы тәмамланганчы киеп йөрде”,– дип искә алды Масфура апа.

Гаилә дә бар бит, балаларына әни, ирләре эштән кайтышка ашарга әзерләп каршы алырга – ир хатыны, өйдәге өлкәннәр өчен килен дә бит әле безне укыткан апаларыбыз. Мәгариф системасының эшенә тукталмыйм. Җәйге отпускаларны ял итә алу булдымы икән, печән, борчак чабу, чөгендер җирен эшкәртү, агитатор булып басу буенча бюллетень тарату, август аенда мәктәпне Яңа уку елына әзерләү, бүлмәләрдә ремонт, тәрәзәләрне, ишекләрне, парталарны, идәннәрне буяу, стеналарны эчке һәм тышкы яктан агарту, 5-8 сыйныф укучылары белән фермага шефлык итү, көз көне басуда бәрәңге алу... Ә моның өчен хәзерге мәктәпләрдә бар мөмкинлекләр дә бар.

                                                                                                                                                                                                         Тәгъзимә Гыйльметдинова, Явлаштау.


Нет комментариев