Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң җаваплы адымнарның берсе. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз.
Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Булачак һөнәреңне билгеләү башлангыч сыйныфта укыганда ук башланырга тиеш, диләр белгечләр. Саба урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфы укучылары да профориентация программасы кысаларында районыбызның төрле хезмәт урыннарында булып һөнәрләр белән танышуларын дәвам итәләр. Шушы көннәрдә сыйныф җитәкчеләре Илназ Нәбиуллин белән “СабаАгрохим” җәмгыятенең Сатыштагы известь карьерына бардылар. Укучылар биредәге эш тәртибе белән таныштылар, известнякны казып алу һәм аны эшкәртеп чыгу процессын якыннан күрделәр.
Карьер начальнигы Илвир Фәттахов балаларга известьнең куллану өлкәләре турында сөйләде, шул исәптән авыл хуҗалыгында файдалану үзлекләрен аңлатты.
“Известь туфракның ачылыгын киметә һәм аны уңдырышлырак итә, шулай итеп басулардан яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә” - дип сөйләде белгеч.
Балалар махсус техниканы һәм известнякның эшкәртелүнең төрле этапларын карадылар. Шулай ук предприятиедә кирәк булган башка һөнәрләр белән дә таныштылар: машина йөртүчеләр, операторлар, лаборантлар… Экскурсия балаларга карьерның ничек эшләгәнен аңларга һәм дөньяда һәр белгечнең үз урыны барлыгын һәм мөһимлеген күрергә ярдәм итте.
Нет комментариев