Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүчеләр 3,5 тонна яшелчә һәм тәм-томнарны махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен «Солдатка аш» штабына тапшырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан гошер сәдакасы җыелды. Монда җирлек халкы үз хуҗалыгында үстергән уңыштан да, әзерләгән тәм-томнардан да өлеш чыгарды, акчалата бирүчеләр булды. Барлыгы 3,5 тонна яшелчә җыелды. Җыйналган әйберләр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә әзерләп җибәрү өчен Сабада урнашкан "Солдатка аш" штабына илтеп тапшырылды.
Нет комментариев