Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Төп йорт килене» - 2019

6нчы март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортыы сәхнәсендә төп йортта кайнаналары белән гомер итуче киленнәр арасында бәйге утте.

Бәйгедә: Кукмара, Шекше, Эзмә авыллары катнаштылар. Киленнәр тапкырлыкта, зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар; җыр-биюгә, ни дәрәҗәдә аш-суга оста булуларын курсәттеләр. Өйләрендә әзерләп алып килгән ризыклары белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны таныштырдылар. Конкурсантлар арасында сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнары да булды,әмма ләкин аңа карамастан алар узләрен сынатмадылар, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә Хафизова Алсу җиңү яулады.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев