Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин хатын-кызларны 8 март белән тәбрик итте

Россия Президенты гүзәл затларыбызның рухи юмартлыгын һәм ил үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Хатын-кызлардагы рухи юмартлыкның иге-чиге юк, алар дөньяны игелек, шәфкатьлелек һәм назга күмә, дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин үзенең котлавында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүген барлык ир-атлар да сезгә үзенең соклануын һәм хөрмәтен, җылы хисләрен белдерергә, хатыннары, әниләре, әбиләре, апа-сеңелләре, кызлары, хезмәттәшләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтергә ашыга. Без сездәге рухи юмартлыкның иксез-чиксез икәнлеген беләбез. Сезгә ул табигать тарафыннан бүләк ителгән», - диде Путин 8 март уңаеннан котлавында.

Президент искәрткәнчә, хатын-кызлар иң нечкә нюансларны исәпкә алырга, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килергә сәләтле ышанычлы хезмәткәрләр һәм җаваплы җитәкчеләр.

«Илебез тарихын, аның үсешен бөек хатын-кызларның зур өлешеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Уңышка ирешү – гүзәл затларыбызның холкында. Сез барысына да өлгерәсез: эштә дә, өйдә дә – һәм һәрвакыт гүзәл, сокландыргыч булып каласыз», - дип искәртте Владимир Путин.

«Без әниләребезгә карата аерым хисләр кичерәбез, безне һәрдаим кайгыртканнары, яратканнары, аңлаганнары һәм гафу иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларның безгә биргән сабакларын, үгет-нәсихәтләрен, нурлы күзләрен һәм җылы кулларын күп еллар узса да онытмыйбыз. Без сезнең алда гомер буе бурычлы. Бу безнең һәркайсыбызга һәм тулаем алганда илебезгә дә кагыла», - дип искәртте Путин.

«Безгә, ир-атларга, турысын гына әйткәндә, сезгә лаеклы булуы кайвакыт җиңел дә түгел. Әмма без моңа омтылачакбыз һәм хатын-кызларыбыз безнең көчле, ышанычлы иңнәрне тойсын өчен барысын да эшләячәкбез», - диде Президент.
 

 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев