Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җәббаров катнашында Баулы шәһәрендә узган машина белән сыер саву операторларының 53 нче республика конкурсында «Саба» ҖЧҖеннән Айсылу Сафина югары күрсәткечләр өчен бүләк сертификатына лаек булды.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 53 нче конкурсы узды. Урта Саба бүлекчәсе «Саба» ҖЧҖеннән сыер савучы Айсылу Сафина машина белән сыер саву операторларының 53 нче республика конкурсында катнашты. Конкурс Баулы шәһәрендә 2 көн дәвам итте. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәиров катнашты.
"Бүген биредә район конкурсларының абсолют чемпионнары, иң яхшылар җыелды. Узган ел без сезнең белән 2385 мең тоннадан артык сөт җитештерә алдык, сыерларның продуктлылыгы 8873 кг.быел үсеш динамикасы саклана, 7 айда күләмнәр 5 процентка арткан. Терлекләрнең продуктлылыгын арттыру резервлары әле бетмәгән, алар барлык хуҗалыкларда да бар", - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Айсылу Сөләймановнаның хезмәт юлы терлекчелек тармагы белән тыгыз бәйләнгән — бу өлкәдә гомуми эш стажы 17 ел, шуның 14 елын ул сыер савучы булып эшли. Бүгенге көндә «Саба»ҖЧҖнең Урта Саба бүлекчәсендә эшли. Белгеч эшли торган бүлекчә һәм төркемнең эш күрсәткечләре шактый югары: 2025 елда хуҗалыкта бер сыердан уртача савым — 9336 кг.шулай ук ул күп балалы ана, ире белән бергә биш бала тәрбиялиләр.
Конкурс йомгаклары буенча югары җитештерү күрсәткечләре һәм күпьеллык хезмәт стажы өчен бүләк сертификаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев