«Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр әтиләренә бәйрәм ясаган
Район яңалыклары

«Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр әтиләренә бәйрәм ясаган

Балалар кадерле кешеләре өчен Әтиләр көне уңаеннан концерт программасы әзерләгән.

Бәйрәмдә әтиләрне кызыклы уеннарда да катнаштырганнар. Аннары балалар белән бергәләп мастер-класста үз куллары белән хуш исле сабын ясаганнар. Бүлмәләргә лаванда, цитрус һәм кедр исләре таралган, ә иҗади процесс барысына да күңел тынычлыгы һәм шатлык бүләк иткән.

Соңыннан катнашучылар бергәләп махсус әзерләнгән фотозонада фотоларга төштеләр. Бу фотолар һәм истәлекләр балалар йөрәгендә озак сакласын. Һәркемгә киләчәктә гаилә җылысын тоеп яшәргә язсын!


Нет комментариев