Бөекләре белән биек Калатау
Калатау – чагыштырмача бик яшь авыл, аның тарихы 100 елга да тулмый. Авылның үткәне белән кызыксынып, күп эзләнүләр алып барган Илгизә ханым Гасыймова сөйләвенчә, бүгенге авыл урынына 1926 елның көзендә Югары Шытсудан ике гаилә күченеп менә.1927 елның язында тагын 12 гаилә килеп урнаша. Шулай итеп, хәзерге Калатау авылына нигез салына. Башка тирә-юнь авыллардан да киләләр. Нәкъ шул чорда Йосыф-Алан авылына да килеп төпләнәләр. 1927 елда Калатау авылында җир эшкәртү ширкәте коммунасы булып оешалар. Әлеге коммунадан 1930 елда «Папанин», Йосыф-Аланда «Магнит» колхозлары төзелә. Бераздан алар «Магнит» колхозына берләшәләр.
"Картада икесе ике авыл булса да, чынлыкта яшәү, аралашу, эшләү үрнәкләре белән бер авыл халкы кебек яшәделәр. Аларны бер-берсеннән аерып та булмый. Хәзер дә үзара дус, ярдәмләшеп гомер итәләр. Без бирегә 1989 елда лесник булып эшләүче иремнең эше буенча күченеп килдек. Читтән килгән кеше булсам да, һәрвакыт үземә хөрмәт тоеп яшәдем", – дип сөйли бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Илгизә ханым.
Биредә ул 20ел башлангыч сыйныфлар укыта һәм мөдирлек итә.
Мәктәптә туган якны өйрәнеп альбомнар булдырырга кушылгач, Илгизә ханым җиң сызганып эшкә керешә. Үзе Балтач районы Бөрбаш авылында туып үссә дә, гомере буе Саба районына хезмәт итәргә, бөтен күңел җылысын салып чит төбәкнең тарихын өйрәнергә туры килә. Өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, нык эзләнүләр алып барыла, шулай итеп авылның тарихы туплана. Ул буклет итеп ясалып, авыл халкына таратыла.
"Авылның тарихы бик кызыклы. Аны барлауда миңа өлкәннәр дә, әлеге авыл егете Илһам Нуретдинов та күп материаллар бирде. Калатау бүген дә поселок, ягьни бистә булып теркәлгән. Соңгы елларда аз гына сүлпәнләндем, бу эшне дәвам итүне Илһамга ышанып тапшырдым", – дип сөйли Илгизә Гасыймова.
Илһам Нуретдинов – чын мәгънәсендә үзе яшәгән төбәкнең үткәне белән кызыксынучы кеше. Һәрвакыт эзләнүдә булу, тынгысызлыгы аны тарихның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә.
"Элегрәк игеннәр җыелып бетеп, буш басуда вакытны уздыра алмый аска карап көтүдә йөргәндә чүлмәк ватыкларына юлыктым. Шуннан кызыксынып китеп, һәрбер аяк астындагы әйбергә игътибар итә башладым. Әтием дә Икшермә ягындагы басуда чүлмәк ватыклары күп дип әйтә иде. Хәзер ул урынны Куньяп дип атыйлар. Сугыш вакытында ат белән сукалаганда күн кисәкләре чыга иде, дип өлкәннәрнең сөйләгәннәре истә. Бәлки байлар заманында күн заводы булгандыр. Биредә Калатау барлыкка килгәнче байлар килеп утырган булган дигән фаразлар да яши», –дип сөйли ул. Илһам абыйның борынгы табылдыкларыннан кечкенә генә бер музей булдырырга була. Җирдәге һәр тимер кисәгенә әһәмият биреп, игътибардан калдырмагангадыр, аңа юлында гел тарихи ядкарьләр очрап кына тора. Чүлмәк, чынаяк ватыклары, 1848 елгы акча, 1850 елга караган шпильковый патрон, эретелгән тимер калдыклары, бизәгендә Болгар чоры сурәтләнгән мәрҗән һәм башка бик күп тарихи экспонатлар өстәлә генә бара. "Күңелемә илһам эзләп еш кына басу-кырларны иңлим мин. Бервакыт Мәртен янындагы поласа ягыннан кайтып килгәндә ике таш кисәгенә юлыктым: берсе сөңге очы кебек, икенчесе игәү шикелле. Күңелемә болар таш гасыр коралларыдыр дигән уй килде. Тарихчылар белән киңәшләшергә булдым. Озакламый тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф белән очрашып, ул аның чыннан да таш гасыр коралы булуына күп дәлилләр китерде",–дип сөйли әңгәмәдәшем.
Тарихчы-археолог Альберт Борһанов та әлеге табылдыкларның 10000 ел элекке, ягъни неолит чорына караган кораллар булуын әйтә. Әлеге табылдыкларны Нурулла Гариф үзе белән алып, алар галимнең Балык Бистәсендәге музеенда саклана. "Авылым тарихы белән кызыксынуым артканнан-арта гына. Кукурузларны җыйнап алгач, тагын урап кайтасы урыннарым бар әле", - ди Илһам Нуретдинов.
“Шөгыльсез тора алмыйм»
Сәрирә Галиева – 44 ел Йосыф-Алан фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып, бөтен гомерен әлеге җирлек халкының сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Эшләү дәверендә төрлесен күрергә, кешеләрнең гомерләре өчен көрәшергә дә, төн йокылары белән исәпләшмичә ярдәм күрсәтергә туры килә.
"Мин эшли башлаганда медпункт юк, кеше өен арендалап эшләдек. Төп техника ат булды. Ике авылга 208 кешегә медицина хезмәте күрсәтә идем. 24 ел машинада йөрим, үземә авыруларны хастаханәгә ташырга да, ярты юлда "Ашыгыч ярдәм" машинасына тапшырырга да туры килде. Эшемне бик яраттым, шуңа аның авырлыгын да тоймадым. Олы кызым Ләйлә дә минем юлны сайлады, район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли ", – ди Сәрирә Галимҗан кызы.
Сәрирә Галиева мактаулы донор буларак та абруй казана. Быел 70 яшен тутырса да, Сәрирә апа хәзер дә кул кушырып утырмый. Дүрт ел элек үзенең КФХсын булдырып, 15 гектар мәйданда кишер, чөгендер үстерә.
"Шөгыльсез тик торуны күз алдыма да китерә алмыйм. Эшемне башлаганда 1,3 миллион сум грант отып, аңа "Беларусь" тракторы сатып алдык. Быелгы уңышны җыйнап, җирне эшкәртеп әзерләп куйдык", – ди фермер хуҗалыгы башлыгы.
Шәхси тормышында да сынауларны күп күрсә дә, авырлыклар аны тагын да ныгыта, көчле итә. Кызлары Ләйлә, Лилия, улы Ильяска югары белем биреп, үзе кебек көчле рухлы, хезмәтсөючән итеп тәрбияли.
"Авыл халкының ихтирамын бүген дә тоеп яшим, күрше-тирәләремә дә бик рәхмәтлемен, гомумән, туган авылымны, аның кешеләрен бик яратам", – ди Сәрирә Галиева.
Гүзәл һәм Фәнис Дәүләтҗановлар Калатауның ямен, матурлыгын арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Алар 2016 елда гаилә корып, бүген өч бала тәрбиялиләр. Яшь гаиләнең "Арендалы торак" программасы буенча өйле булып матур, иркен йортларында яши башлауларына август аенда бер ел булган. Гаилә башлыгы Йосыф-Аландагы комплекста, Туктар кызы Гүзәл «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә бухгалтер булып эшли. Әлегә декрет ялында нәни Альбертны тәрбияли. Мәликә белән Рияз Юлбат балалар бакчасына йөриләр.
"Өебез электр белән җылытыла иде. Быел газ керде, Аллаһ боерса быел тагын да уңайлырак булыр дип уйлыйбыз. Икебез дә шәһәрне яратмадык. Сабада яшәү мөмкинлеге дә бар иде, әмма без авылны сайладык. Ирем маллар янында кайнашырга ярата, үзем дә авыл тормышына гашыйк", – ди Гүзәл.
«Шушы авылда туып-үстем. Башка авылга кызлар янына йөреп,үземә тормыш иптәшен таптым. Алты ел элек гаиләле булып, матур гына яшибез. Җитәкчеләргә зур рәхмәт, безнең кебек яшь гаиләнең матди хәлен кайгыртып, торыр урын белән тәэмин иттеләр. Авылда яшәү бик рәхәт, саф һава, тынычлык, ыгы-зыгы юк. Тик... Бер борчыган мәсьәләбез бар – капка төбенә кадәр юлыбыз юк. Яңгырлар явып китсә, балаларны күтәреп урам башына кадәр чыгуы кыен. Шушы проблема да хәл ителсә, бик уңайлы булыр иде», – ди Фәнис Дәүләтҗанов.
Әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә дә шик юк, чөнки авылларны Дәүләтҗановлар кебек күпбалалы гаиләләр яшәтә.
Мең үлемне җиңгән Данил абый
Калатауга килеп, «Саба таңнары»ның якын дусты, штаттан тыш хәбәрчебез Данил абый Галләмовны күрмичә китү дөрес булмас дип уйладык. Сәяхәтебезнең «гид»ы – Йосыф-Алан авылының клуб мөдире Гөлнара ханым Маликова безне Галләмовлар йортына алып килде. Әлеге йорттагы кунакчыллык, җылы мохиттән һәм җор телле Данил абыйны тыңлап без 1 сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калганбыз. Данил Галләмовның «Үлем көтеп ятканда» дигән тетрәндергеч язмасын укучыларыбыз хәтерлиләрдер әле. 2018 елда ул нык авырып китеп, хәленең кискен булуы белән безне дә куркыткан иде. Чөнки бик сирәкләр генә исән калган «ашказаны асты бизенең үлекле ялкынсынуы» диагнозыннан терелеп аякка басуына үзенең дә өмете аз кала. Аллаһ кушуы буенча, Данил абыйга менә шул сирәкләрнең берсе булырга язган. Бүген аңа күзләр тимәсен, каршыбызда элеккечә типсә тимер өзәрлек, җор телле ир-атны күрү безне тагын бер кат сөендерде. Чөнки авырганнан соң Данил абыйның язмалары сирәгәеп, аның гыйбрәтле мәзәк хәлләрен юксына башлаган идек. Каләмдәш дустыбыз алда язылачак иҗат җимешләренең күп буласына ышандырды.
«Авырганнан соң каләмне кырыйга куеп торырга туры килде. Минем гомер юлында үлемнән калган очраклар шактый булды. Аллага шөкер, яшәп торган көн әле. Пенсиягә чыкканда хуҗалыктан белешмәләр җыярга туры килде, шунда 12 яшемнән колхозда эшли башлавымны белдем. Табельдә 30, 23, 53 көн дип барысы да теркәлгән. Ярты гасыр шушы авылга, җирлеккә хезмәт итәм икән. 62 яшьне тутырсам да Йосыф-Алан комплексында бозаулар карыйм әле. 32 ел «Юлбат» хуҗалыгының Йосыф-Алан бригадасында бригадир булып эшләдем. Сәламәтлек булганда хезмәттә булу үзе бәхет», – ди Данил абый.
Алар тормыш иптәше Фәнзилә ханым белән 36 ел гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Алмаз да әти-әни үрнәгендә авыл җанлы булып тәрбияләнеп, үзенең туган җирендә төпләнгән. Кызлар да үз гаиләләрен булдырып, әби-бабайны биш онык белән куандыралар. Данил абыйның язырга илһамчысы Фәнзилә апа икәнлеге безгә укыган шигырьләрендә ачык чагыла. Блокноттагы күп шигырь тормыш иптәшенә багышланган.
«Илһамлы кеше белән яшәү бик рәхәт булды. Данил бик уен-көлкеле кеше. Кайвакыт кәеф төшкән, борчылган чаклар була. Ул шунда бер уен-көлкеле сүз әйтеп куя да, бөтен борчу онытыла», – ди Фәнзилә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев