12 сентябрь 2022 яңалыклары
-
“Үсеш ноктасы”– яңа мөмкинлекләр
Табигый фәннәрне мәктәп лабораторияләрендә төрледән-төрле тәҗрибәләр үткәрмичә өйрәнеп булмый. Без укыганда классларда ниндидер ябык шкафларда колба-пробиркалар торганын хәтерләсәм дә, укытучыларның бездән химик реакцияләр ясатканнары, биологиядән, физикадан тәҗрибәләр үткәргәннәре булмады дип беләм.
-
Миләш нәрсәдән файдалы?
Миләштә аскорбин кислотасы күп. Шуңа ул тән температурасын төшерергә булыша, салкын тигәндә файдасы зур. Миләш тагын нәрсәдән файдалы, түбәндә сүз шул хакта.
-
Бөекләре белән биек Калатау
Калатау – чагыштырмача бик яшь авыл, аның тарихы 100 елга да тулмый. Авылның үткәне белән кызыксынып, күп эзләнүләр алып барган Илгизә ханым Гасыймова сөйләвенчә, бүгенге авыл урынына 1926 елның көзендә Югары Шытсудан ике гаилә күченеп менә.1927 елның язында тагын 12 гаилә килеп урнаша. Шулай итеп, хәзерге Калатау авылына нигез салына. Башка тирә-юнь авыллардан да киләләр. Нәкъ шул чорда Йосыф-Алан авылына да килеп төпләнәләр. 1927 елда Калатау авылында җир эшкәртү ширкәте коммунасы булып оешалар. Әлеге коммунадан 1930 елда «Папанин», Йосыф-Аланда «Магнит» колхозлары төзелә. Бераздан алар «Магнит» колхозына берләшәләр.
-
Авыл халкына ашлык бирелде
Җаваплылыгы чикләнгән » Игенче » җәмгыятендә 10 нчы, 11 нче сентябрь көннәрендә, арендага биргән пай җирләре өчен һәм шушы җәмгыятьтә эшләүче эшчеләргә хезмәт хакына ашлык бирелде.
-
Яшь бәрәңгедән нәрсә пешерергә?
Яңа бәрәңге өлгергән вакытта бу тәмле яшелчәдән гаҗәеп ризык әзерлисегез килсә, белорусларның милли ашларына да игътибар итегез. Цибриклар - телне йотарлык ризык!
-
Барьерларсыз хезмәт –клиентка якынаю
Финансистлар көне билгеләп үтелгәндә район үзәгендә истәлекле вакыйга булды: Сабадагы банкның өстәмә офисы капиталь ремонттан соң хезмәт күрсәтә башлады. Ачылыш тантанасында катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов, Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов, ваклап сату бизнесының Казан үзәге җитәкчесе Наилә Халикова бинаның яңа форматтагы офис итеп үзгәртелүенә уңай бәя бирделәр.
-
Судомодельләштерү сезоны уңышлы ябылды
2022 нче елның 11 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү спорты беренчелеге узды.
-
Өстәл теннисы буенча Өлкәннәр көненә багышланган ачык турнир
11 сентябрьдә «САБА-АРЕНА» да өстәл теннисы буенча Өлкәннәр көненә багышланган ачык турнир узды.
-
«Второй хлеб»: как правильно хранить картофель?
Успех хранения картофеля прежде всего зависит от соответствия его в момент закладки на хранение требованиям качества, а также лежкости, т. е. способности продукта сохранять свои качества в течение определенного времени.
-
Чират –“Кырлар патшасы”на
Хәзер хуҗалыклар кукуруз уруга кереште. Быел әлеге культура районда 6476 гектарда игелде. Былтыр 4934 гектарда үстерелгән булган.