Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барьерларсыз хезмәт –клиентка якынаю

Финансистлар көне билгеләп үтелгәндә район үзәгендә истәлекле вакыйга булды: Сабадагы банкның өстәмә офисы капиталь ремонттан соң хезмәт күрсәтә башлады. Ачылыш тантанасында катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов, Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов, ваклап сату бизнесының Казан үзәге җитәкчесе Наилә Халикова бинаның яңа форматтагы офис итеп үзгәртелүенә уңай бәя бирделәр.

Биредә барысы да заманча һәм күңелгә хуш килерлек. Хезмәт күрсәтүчеләр барысы да бер залда эшли һәм аларны клиентлардан ниндидер пыяла барьерлар аерып тормый. Бу исә үзара ышаныч, күңелгә җылылык бирү, үзеңне уңай хис итү атмосферасы тудыра. Офистагы һәр деталь клиентны тәэсирләндерүгә, бирегә яңадан әйләнеп керәсе теләге тудыруга юнәлдерелгән. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү өчен банкомат, мәгълүмати-түләү терминалы куелган аерым зона булдырылган. “Без банкның даими клиентлары инде. Хезмәтләреннән еш файдаланабыз. Бина бик нык үзгәргән. Элеккеге белән чагыштыра торган түгел. Үзеңне шәһәр җирендәге кебек хис итәсең. Без теләгәнчә булган”, – диде күптәнге танышыбыз Нина ханым Юзеева.

Хезмәткәрләрнең  күбесе яшьләр. Юридик затларга хезмәт  күрсәтүче Ләйсән Гыйльметдинованың банкта эшли башлавына исә 17 ел була. “Бу чорда офис бик нык үзгәрде. Быел клинтларга якынаю өчен тагын да яхшырак шартлар барлыкка килде. Тудырылган уңайлыклар хезмәтебездән файдаланучылар артуга китерәчәгенә шикләнмәскә мөмкин”, – диде ул.

Банк яңа төзелеш объекты булып 1999 елның декабрендә ачыла. Шуннан соң  узган 23 ел эчендә бинада косметик ремонтлар гына уздырыла. Быел исә “Ремсервис” җәмгыяте реконструкциягә тиң капиталь ремонтны башкарып чыкты. “Моның өчен беренче чиратта җитәкчеләргә зур рәхмәт. Яңа форматтагы офислар ачылу филиаллар челтәрен яңарту программасын тормышка ашыру дәвамы. Бина эче танымаслык булып үзгәрде. Бары тик яңа җиһазлар гына куелды. Территория төзекләндерелде, алгы якка брусчатка җәелде, ишегалды фасадына асфальт түшәлә. Барысы да клиентлар өчен. Тәүлек буе эшләүче банкоматка “Зона-24” булдырылды. Халык соравын исәпкә алып, вакытлыча якындагы кибеткә күчерелгән банкоматны да алмадык, урынында калдырдык”, – диде офис җитәкчесе Исхак Галиев журналистлар белән әңгәмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев