Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чират –“Кырлар патшасы”на

Хәзер хуҗалыклар кукуруз уруга кереште. Быел әлеге культура районда 6476 гектарда игелде. Былтыр 4934 гектарда үстерелгән булган.

   Игенче-механизаторларның  уртак тырышлыгы белән районда көзге культураларны урып-җыю уңышлы тәмамланды. Бодайның һәр гектарыннан  уртача – 47,8, арыштан 37,2 центнер  уңыш  алынды. Сабан культураларын суктырып  алу да  соңгы  мәйданнарда  алып  барыла. Гектар  чыгышы уртача 37,6 центнер тәшкил итә. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер  хуҗалыгында  уңыш  рекордлы булды, 60 центнерга  якынлашты.  Хәзер хуҗалыклар  кукуруз уруга кереште. Быел әлеге  культура районда 6476 гектарда игелде. Былтыр 4934 гектарда үстерелгән булган. Димәк,  “Кырлар патшасы”ның мәйданнары 25 процентка диярлек  арткан. Быел кайсы гына хуҗалык басуына килеп чыкма, кояшка тартылган, киң яфраклы кукурузлар сокландыра. Бу сусыл культураны үстергән игенчеләргә рәхмәт хисе уяна. Һава торышының  уңай  килүе шартларында, аларның тырышлыгы белән кукурузлары әкияттәгедәй тиз буй җиткереп, ефәк чуклы чәкәннәре белән үсеп тә җиткән. Вакытында җыеп кына  ал. Кукурузны силоска  уруның  оптималь  срокларын агрономнар   яхшы белә. Әгәр чәкәндәге бөртекне бармак белән  сытканда  сөте  чыга икән, димәк, коры  матдә 23-25 процент кына  дигән   сүз.  Элеккерәк  елларда бөртекле  культураларны  җыеп  алуны райком да ашыктыра иде. Яңгырлы  көздә басуда  калган  чаклары  да булды. Хәзер куәтле техника кукурузны тиз арада силос итеп  салырга мөмкинлек  бирә. Мисалга, “Мәртен” агрофирмасында  уңышны җыйнап  алуга атна башында керешкәннәр. “Саба” җәмгыяте  механизаторы  Зөфәр Мәҗитов “Ягуар”  комбайнын 200 гектарлы басуда эшләтә иде. “Мин 1978 елдан бирле техникада инде. “Ягуар”да 11нче  сезоным. Аңарчы 12 ел “Полесье” комбайнында һәм 4 ел “КСК”да эшләдем.  Хезмәт стажым 45  елга  җыелды, тәҗрибә туплый-туплый  61 яшькә җиттем. “Ягуар” әйбәт  чыкты. Шуңа күрә ул миннән соң да эшләр әле”,– ди  ул  елмаеп. Тәҗрибәле механизатор комбайны ургычын тиешле нормаларга туры  китереп    көйләгән. Һәр бөртек ваклана һәм камыл 30-35 сантиметр биеклектә калып  бара. Ягъни агротехника таләпләре  үтәлә. Массаны “КамАЗ” йөртүче Илһам Галәвиев, Илнур Сәхабиев, Рифнур Салихов Туктар робот фермасы траншеясына ташыйлар.

“Быел  кукурузны 350 гектарда үстердек. Ягъни 200 гектарга  арттырдык. Елы да  килеште, масса  күп  чыга,   күрәсез, комбайн 200 метр  китүгә “КамАЗ” арбалары тула. Гектарыннан якынча 250 центнер тирәсе уңыш  җыйнала. Траншеяга  кайткан массаны 17,5 тонналы тракторда Илнар Бәшәров белән “Валтра”да Рифнур Җиһаншин тыгызлап таптата. Барып карый  аласыз”,– диде терлек азыгы әзерләү отряды  янына  килеп  җиткән “Мәртен” агрофирмасы  җитәкчесе  Әскәр Фатыйхов.

  Чыннан да, Туктар  фермасы  янында техника хәрәкәте биш минутка да тынып тормый. Кичә 33 рейс масса кайткан булса, бүген (7 сентябрьдә-авт.)  иртәнге  сәгать 10га ук 17гә җиткән. “Өч  мең тонналы ике траншея бар. Икесе дә тулса, бер  елга  җитәрлек була. Массаны яхшылап һава үтмәслек итеп тыгызлаганда, силос сыйфатын югалтмый, әйбәт саклана. Эш барышы  контрольдә инде”,– диде ферма  мөдире Илназ Әхмәтҗанов. “Әйе, таләпчән ул. Тәмәке тартып торганны   күрсә дә, яныбызга хәзер  килеп  җитә”,–дип   сүзгә  кушыла Рифнур Җиһаншин.

    Сыйфат мәсьәләсендә быел чагыштырма-күргәзмә сынаулар өчен 20 төрдән  торган кукуруз гибридлары чәчкән һәм әлеге культураны иң зур мәйданнарда игүче (600 га.) “Игенче” җәмгыяте баш агрономы Нияз Галиевтан да  кызыксындык. “Кукуруз үстерүнең барлык нәтиҗәсе  сыерлар биргән сөттә чагыла. Сыйфат күп  факторларны үз эченә ала. Басу  чүпле һәм  ургычка туфрак  ияреп  керә икән,  сыер ашаткан  кадәрле  сөт бирми. Кырдан чиста, тиешле дымлылыктагы масса кайткан очракта да,  үскәне барлык таләпләргә  туры китерелгән  силос итеп салынмаса, хезмәтеңнең нәтиҗәсе  югары булмаска   мөмкин”,– диде белгеч. Хуҗалыкта  кукуруз  уруга 8 сентябрьдә  керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев