Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үсеш ноктасы”– яңа мөмкинлекләр

Табигый фәннәрне мәктәп лабораторияләрендә төрледән-төрле тәҗрибәләр үткәрмичә өйрәнеп булмый. Без укыганда классларда ниндидер ябык шкафларда колба-пробиркалар торганын хәтерләсәм дә, укытучыларның бездән химик реакцияләр ясатканнары, биологиядән, физикадан тәҗрибәләр үткәргәннәре булмады дип беләм.

    Хәзер лаборатор дәресләр өчен шартлар бөтенләй үзгә. Элеккене хәзерге  белән чагыштырып,  соңрак тумаганыңа көнләшә торган. Быел гына да “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында районыбызның өч мәктәбендә гуманитар һәм цифрлы профиль белем бирү үзәкләре булдырылды. Алар “Үсеш ноктасы” дип йөртелә һәм укучыларга физика, химия, биология фәннәрен үзләштерүдә яңа мөмкинлекләр ача. Үзәкләрнең берсе Лесхоз урта мәктәбендә эшли башлады. “Иң элек   әлеге  максатка  бүлеп бирелгән кабинетлар ремонтланды. Идәннәрдәге линолеумнар  мәрмәр плитәгә алыштырылды, яңа тәрәзәләр куелды, стеналар  буялды, лаборатория җиһазлар белән  тулыландырылды. Химия, биология, физика укытучыларына ноутбуклар бирелде. Әлеге фәннәрдән имтихан тапшыру өчен лаборатория җыелмасы  кайтты. Җаваплылыгы  чикләнгән “159нчы ПМК” җәмгыяте 1,1 миллион  сумлык эш башкарды. “Үсеш ноктасы”ның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары аермасын киметү. Балалар, кайда яшәүләренә карамастан, тигез  мөмкинлекләрдә бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алуга хокуклы”, – диде безгә мәктәп директоры Нияз Дәүләтшин.

    Лесхоз мәктәбендә быел  126 бала  укый. Шуларның 15е  I  сыйныфка  укырга  кергән. Гомумән, Завод-Нырты мәктәбендә белем алганнарның бирегә йөреп укый башлаулары хисабына балалар саны арткан. Укучыларга табигый фәннәрдән Айдар Исмәгыйлов, Илгиз Гаянов, Ләйсән Шакирова дәресләр бирә.

   “Беренче белгечлегем биолог  иде. Әлеге  фәнне тагын да нык­лап өйрәнү һәм балаларга өйрәтү өчен магистратурага  укырга  кердем. Хезмәт юлымны  Лесхоз мәктәбеннән башладым. Биредә биологияне табигать белән бәйләп укыту өчен күп  уңайлыклар күрдем.  Алда төп  максатларым – дәрестән тыш  чараларны дендрология бакчасында үткәрү,  урманчылык белән бергә  эш  алып бару. Коллектив бердәм, ярдәм итәргә генә торалар”,–дип  сөйләде Кукмарадан педагог булып  килгән Ләйсән Шакирова. 

   Чыннан да, Лесхоз бистәсенең балаларда биология фәне белән  кызыксыну уятуда өстенлекле  яклары бар.  «Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы» микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе  үзе генә дә ни тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев