Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

“Мендәрле авыл” - Миңгәр

Миңгәр... Саба районын бөтен Татарстанга, хәтта Рәсәйгә таныткан төбәк. Легендар Әлмәндәр карт- Шәүкәт ага Биктимеровның туган авылы булганы өчен генә түгел, соңгы ун елда Сабантуйлары белән дә зур танылу алды ул. Бүген сүзебез Миңгәрнең данлыклы Сөембикә манарасы, ясалма күлләре, ял итү урыннары күләгәсендә тыныч кына көн күреп ятучы гади авыл кешеләре турында булыр.

Миңгәр районыбызның көньяк көн­батышында – Тимершык авыл җирлеге биләмәсендәге 749 мең кв.м мәйдан биләгән торак пункт. Бүгенге көндә 108 хуҗалыкта 220 кеше яши. Авыл турында беренче тапкыр 1678 елда Казан губернасының Арча даругасы язма-документларында телгә алына. Тел белгече Г.Ф.Саттаров исеменең килеп чыгышы борынгы огуз теленнән “чишмә башы” (“миңәр”) дигәнне аңлата дип яза. Кайбер риваятьләргә караганда, бу авыл борынгыдан бик кунакчыл булуы белән дан казанган, килүчеләрнең аяк асларына мендәр сала торган булганнар, исемен дә “мендәрле авыл” дип йөрткәннәр, имеш.

"Тавышымны хәзер дә таныйлар”

Авыл белән танышуны күптәнге танышыбыз Вәрәкыя апа Зарипова белән аралашудан башладык. Вәрәкыя Габдулла кызын авылның почетлы гражданины дип атасак та урынлы булыр. Озак еллар башлангыч мәктәпкә җитәкчелек иткән, хәзер ул белем биргән балалар илебезнең төрле почмакларында хезмәт куя. Күптәнге танышыбыз диюем дә очраклы түгел.

Вәрәкыя апа заманында “Җиңү байрагы” газетасы каршындагы радиотапшырулар редакциясен җитәкләгән.

“Яшьтән үк җәмәгать эше активисты идем, безнең комсомол оешмасы районда иң алдынгылардан саналды. Бервакыт районда комсомол пленумында бик канатланып чыгыш ясадым. Райкомның 1 секретаре Үзбәк Закиров та кәгазьдән карамыйча сөйләвемә, саннарны төгәл әйтүемә игътибар иткән икән, бер айдан соң бюрога чакырып, шушы радио эшен тәкъдим иттеләр. Радио эшенә өйрәнергә, текстлар язарга остазым Газиз ага Нәбиуллин, редакциядә эшләүче хезмәттәшләрем ярдәм итте, җитәкчеләр дә бик хәерхаклы булдылар ул чагында. 6 ел эшләү дәверендә бик күп тәҗрибә алдым, кеше белән кешене аерырга өйрәндем. Тамашачы да яратты. Хәзер дә ул чор кешеләре тавышымнан таныйлар, “тукта әле, син теге вакытта радиодан сөйләгән Рәкыя Гарифуллина түгелме соң?”-дип әллә ничә кешенең сораганы бар. Ул чорларны аерым бер җылы хисләр белән сагынып искә алам”,–ди Вәрәкыя апа.

 

Тормышка чыккач, ул авылына кайта, Миңгәр башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли башлый. “Әле аннан соң да район үзәгендә төрле җаваплы эшләр тәкъдим иттеләр, редакциягә дә чакырдылар, авылны калдырып китә алмадым, өстәвенә урын өстендә яткан авыру әниемне дә карый идем”,– ди Вәрәкыя апа. Кызганычка каршы, 39 яшендә ике бала белән тол кала ул. Бала хәсрәте дә кичерергә туры килә үзенә, улы Илфир яшьли бакыйлыкка күчә. Хәзер килене Илүсә һәм ике оныгы Илзия һәм Илсаф белән төп йортта гомер кичерә. Казанда яшәүче кызы Гөлгенә (шулай ук һөнәре буенча педагог) гаиләсе белән кайтып, ярдәм итеп, әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр.

 

Шәүкәт ага музеенда

Миңгәр авылы затлы, матур йортлары, урамнарга үзгә бер шәһәр колориты биреп торучы чыршы агачлары белән дә игътибарны җәлеп итте. Мәдәният йорты, кибет, мәчет бер тирәдә урнашкан, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, ФАПны берләштергән җәмәгать үзәге дә кул сузымында гына. Мәктәптә 8 бала белем ала, тагын 11е Тимершыкка йөреп укый. Шушы ук бинада Шәүкәт Биктимеровның музей бүлмәсе дә урын алган.

undefined

Китапханәче Алия Мөбарәкова: “Китапханәбезнең даими йөрүче 263 укучысы бар, фондта 8 меңгә якын китап тупланган, 16 төр газета-журналлар алдырабыз”,– дип таныштырды. Шәүкәт аганың музей-бүлмәсе эчендә экскурсия үткәрүче дә Алия үзе. Артистның театраль рольләренә генә түгел, шәхси тормышына бәйле дә бик күп экспонатлар тәкъдим ителә. Миңгәрдә Шәүкәт аганың төп нигезендә улы белән кызы яңа йорт җиткергәннәр икән, авылга эзне суытмыйлар, ди китапханәче.

 
"Шәһәр тормышы белән яшибез”

Авылда яшьләр бармы? Гадәттә, салага килгәч тормыш-көнкүреш объектлары белән танышканнан соң журналистларны шушы сорау кызыксындыра. Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев авылда 11ләп яшь гаиләне санады. Шулар арасыннан Диләрә һәм Марат Гариповлар гаиләсе белән якыннан күрешеп сөйләштек.

Икесе дә шушы җирлектә хезмәт куя яшьләрнең. Диләрә “Болгар” җәмгыятендә – бухгалтер, Марат “Строитель” оешмасында экскаваторда эшли. 2014 елда АПК программасы буенча яңа йорт җиткереп чыкканнар. Маратның әнисе Рәзифә апа да яшьләр белән бергә яши. Гаиләдә тәгәрәшеп өч уллары үсеп килә.

“Мин үзем Кукмара районының Чуллы авылыннан, бу авылга практикага кайттым да, Марат белән кавышып куйдык. Баштарак Маратка “Сабага күченмибезме соң?”дигән идем дә, аннары ияләндем, хәзер әллә Саба, әллә Миңгәр, шәһәр тормышы белән яшибез. Миңгәр бик ошый, Кукмара туган төбәгем булса да, анда кунакка баргач, бу якларны сагынып кайтам, бездә чиста, юллар төзек. Шушы җирдә исән сау гына яшәргә язсын иде, – ди Диләрә.

 

 

"3 нче класстан бирле шәл бәйләдем”

Авылда әти-әниләре нигезенә олыгайгач кайтып яши башлаган өлкәннәр дә бар. Нәкыя апа Шәрипова шушы авылда туып үскән, 20 яшьтә кияүгә чыгып, Чаллы шәһәренә күченеп киткән. Анда 30 ел “Камаз” заводында эшләгән. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, ул да яшьли ирсез калган.

“Миңгәрдә әни авырып китте дә, аны карарга дип 2000 елда монда күченеп кайттым. Әнием “бу нигезне син карап торырсың, балаларымны каршы алып кунак итәрсең”,– дип васыять әйтеп калдырды. Без 7 туган идек, бүгенге көндә бишебез исән сау, күрешеп, аралашып яшибез. Яллар җитсә, балалар, туганнар кайта. Авылда рәхәт, авылдашлар, күршеләрем әйбәт, бөтенесе керә, хәлне белә. Кич утырып, бәйләүләр бәйлибез”,– ди Нәкыя апа. Нәкыя апаны кул эше остасы буларак та үз итәләр авылда. Ул бәйләгән оекбаш-бияләйләрне, косынкаларны, утыргыч киезләрен өйгә дә килеп алалар икән. “3нче класстан бирле шәл бәйләдем, әни җегерли, без бәйли идек. Яшь чакларда елына 10 шар шәл бәйләгән чакларым булды. Мунчала да бәйлим. Берсен башлап төгәлләп куярга киноның бер сериясе җитә”,– дип елмая Нәкыя апа.

Безнең белән сөйләшкәндә дә, кулыннан бәйләвен төшермәде ул. Бармакларының җитезлегенә күз иярми, матур бизәкләр ясап, җыйнак кына бер башмагын очлап та куйды.

 
Уразаны каршыларга әзерләнәләр

Авылда соңгы тукталыш ясаган урыныбыз мәчет булды. Нурлы бинада мәчет имамы Флорид хәзрәт Сәхаповны икенде намазы алдыннан туры китердек.

Флорид хәзрәт ике ел элек гаиләсе белән Алабуга шәһәреннән шушы авылга әти-әнисе нигезенә кайтып төпләнгән. Авыл мулласы Рифкать абый Ногманов вафат булгач, әле берничә ай элек кенә имам вазыйфасы аңа йөкләнгән.

“Мәчетебез 1995 елда сафка баскан, аны булдыруда элекке имамыбыз Әюп хәзрәт бик күп тырышлык куйган. Күргәнегезчә, бинабыз бик күркәм, бөтен уңайлыклары бар, җылы, якты. Өлкәннәр белән бергәләп җомга намазлары укыйбыз, киләчәктә, иншәАллаһ, сафларыбызга яшьләребез дә кушылыр дип өметләнәм”, – диде ул.

Рамазан аена да санаулы көннәр калып баруын, кичләрен Тәравих намазларына әзерләнүләре турында да уртаклашты Флорид хәзрәт. “Ураза айлары илгә-көнгә, дөньяга тынычлык, иминлек белән килсен иде”,– дигән изге теләкләр белән дога кылып саубуллаштык...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев