25 март 2022 яңалыклары
-
Рушан Миңнегулов ярышларда 3 медаль яулады
21 март көнне Ханты-Мансийск шәһәрендә "Без бергә. Спорт" дип исемләнгән чаңгы ярышлары төгәлләнде. Уеннарда Россия, Беларусь, Армения, Таджикистан һәм Казахстан спортчылары катнашты. Чаңгы ярышлары, биатлон, тау чаңгысы спорты, сноуборд, коляскаларда керлинг һәм следж-хоккей буенча медальләр уйнатылды.
-
“Мендәрле авыл” - Миңгәр
Миңгәр... Саба районын бөтен Татарстанга, хәтта Рәсәйгә таныткан төбәк. Легендар Әлмәндәр карт- Шәүкәт ага Биктимеровның туган авылы булганы өчен генә түгел, соңгы ун елда Сабантуйлары белән дә зур танылу алды ул. Бүген сүзебез Миңгәрнең данлыклы Сөембикә манарасы, ясалма күлләре, ял итү урыннары күләгәсендә тыныч кына көн күреп ятучы гади авыл кешеләре турында булыр.
-
“Терел , әни, тизрәк!”- балалары Әлфия Хисамиеваны тизрәк савыгып кайтуын көтәләр
“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры буларак меңләгән кешегә ярдәм күрсәткән райондашыбыз, өч бала анасы Әлфия Хисамиева бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Мәкерле авыру аны көтмәгәндә яртылаш хәрәкәтсез калдыра, бүген Әлфия инвалид коляскасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Иң яманы - авыру чигенергә теләми, кискенләшә генә бара...
-
Удмуртиянең «Татар кызы-2022» бәйгесендә өчен тавыш бирү башланды
«Татар кызы - 2022» матурлык һәм талант конкурсының финалы 1 апрельдә Ижауның Халык иҗаты йортында узачак. «Татмедиа» АҖ, «Шәһри Казан» һәм «Без бергә» газеталары әлеге конкурс-бәйгенең мәгълүмати партнеры булып тора.
-
Туктар авыл клубында теннис һәм бильярд буенча турнирлар үтте
Турнирда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркайсы уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар үз дусларына көч биреп тордылар. Вакыт бик күңелле, үзара аралашып үтеп китте.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило протяжку дюкера на подводном переходе в Удмуртии
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило укладку дюкера на подводном переходе магистрального нефтепровода (МН) Киенгоп – Набережные Челны через р. Тойма.
-
26 март көнне "Җир сәгате" халыкара акциясе узачак
Экологик чара 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр уздырыла.
-
“Трактор бабай”
Районда узган гасырның 60нчы-70нче елларында юллар салуга зур өлеш керткән Фәйсхан абый Фәйзрахмановны өлкәннәр дә, яшьләр дә яхшы белә һәм ихтирам итә.
-
Татар Икшермәсе авылында яшәүче Бакирова Гөлҗихан Бәкер кызына - 90 яшь
Бакирова Гөлҗихан Бәкер кызы 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.
-
Мәдәният министры Ирада Әюпова Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады
Министр мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республикада мәдәният югары дәрәҗәдә саклануын һәм Татарстан халкының горурлыгы булып торуын билгеләп үтә.
-
Казан аэропортыннан Антальяга яңа рейс ачылды
Туристик маршрутта заманча Россия лайнерлары очачак.
-
Эзмә мәдәният йортында имам Мөдәрис Гыймранов белән «Ислам нуры» исеме астында очрашу булып узды
Дин, беренче чиратта, кешегә дөньяның ничек оештырылуын, җәмгыятьтә аның урынын табуын аңлата һәм аның тормышының мәгънәсе нидә булуын аңларга ярдәм итә. Юкка гына кешеләр, кагыйдә буларак, үз тормышларының авыр мизгелләрендә дингә мохтаҗ.