Өч исемле Урта Саба
Сәхифәнең чираттагысы Сабабызның игез туганы Урта Саба авылына багышлана.
«Шайтан елга» исеме каян килеп чыккан?
Урта Саба- Саба елгасы (инеше) буена (Мишә елгасы бассейны) Байлар Сабасыннан 4 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу авылга Казан ханлыгы чорында нигез салынган дип исәпләнә. Аның “Шәрип елга” дигән икенче исеме булганлыгы да билгеле. Шулай да күбрәк ул Шайтан елга исеме белән телгә алына. Хәбәрчебез, тарихчы Байлар Сабасыннан Равил абый Гомәров ”Ике Саба бертуган” язмасында:
“Россия дәүләт архивыннан алынган борынгы актларның күчермәләрендә 1716 елда “Урта Саба – Шайтан ключ тож” дип язылган, ә 1875 елда эшләнгән Стрельбицкий картасында “Саба Шайтан” елга диелгән. Әллә табигате уңайсыз, әллә “Шайтанлы” булганга, әллә янында гына тиз үсеп киткән Саба һәм Сатыш (Бурунчы) йогынты ясаганга Урта Саба зур торак пункт дәрәҗәсенә ирешә алмаган. Соңгы 50-60 елда, бигрәк тә Сталин исемендәге һәм “Кызыл көрәш” колхозлары берләшкәч, бер авыл Советында яшәүче авыл район үзәгенең спутнигына әйләнде”, – дип яза ул хәтирәләрендә.
Олы йортка ни кирәк – кече йортка шул кирәк
Табигать үз матурлыгын бу якларга да җәлләмәгән. Агачлар яфрак ярган,тирә якка яшел төс керә башлаган ямьле чорда килеп чыктык без Урта Сабага. Авылга терәлеп агучы инеш буендагы таллыкта сандугачлар сайрый, куе агачлык өстендәге оя тирәли әйләнүче челәннәр, су өстеннән канат кагып очып китүче кыр үрдәкләре бу манзарага әкияти төсмер бирә.
Көн иртә булса да, авыл халкы инде күптән хезмәттә. Эш яшендә булмаганнар да хәрәкәттә: кемдер өй юа, берәүләр бакча тирәсендә эшли, ачык гараж ишекләре аша техника тирәсендә кайнашучы абзыйларның гөлдер-гөлдер сөйләшкәннәре ишетелә. Авыл бик матур, төзек. Саба шәһәр җирлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, биредә 78 хуҗалык исәпләнә, анда 125 кеше яши.
Соңгы 3-4 ел эчендә арендалы торак программасы буенча 5 йорт сафка баскан, йортлар төзү өчен тагын 6 җир кишәрлеге әзерләп куелган. Авыл урамнары вак таш белән түшәлгән. Клуб янәшәсендә булдырылган заманча балалар спорт мәйданчыгы да үзәк урамга ямь биреп тора. Авылда балигълык яшенә җитмәгән 30га якын бала бар. Укучыларны район үзәгенә көн саен автобус йөртә. Авылга атнага ике тапкыр мобиль кибет кирәк-яракны китерә. Олы йортка ни кирәк булса, кече йортка шул кирәк дигәндәй, биредә заманча итеп булдырылган клуб эшли.
“Бер генә бәйрәм һәм календарь чараларын игътибарсыз калдырмыйбыз, кич белән дә клубка яшьләр җыела, ял итәргә, күңел ачарга бар мөмкинлекләр дә бар”,– ди клуб мөдире Рамил Мингәрәев.
“ Хәрәкәттә- бәрәкәт”
Диләфрүз апа Салихова – Урта Сабаның иң өлкән кешесе. Шушы авылда туып үскән, авыру әти-әнисен тәрбияләп, тормышка да чыкмаган.
“1951 елда Сатышта 7 классны тәмамлагач, “Сталин” колхозында яшелчәлектә, аннары сарык фермасында эшләдем, алдынгылыкны бирмәдем, слетларда катнаштым. Ул чорда 100 сарыктан 120 бәкәй алсаң, артыгы ничә булса да, үзеңә була дип кызыксындыралар иде, колхоз сарык урынына бозау бирә иде дип хәтерлим. Аннары колхозлар берләшкәч, Сабада фермада сыер саудым, эшләгәндә депутат булып та сайландым әле”, – дип искә ала ветеран эшләгән чорларын. 9нчы дистәсен вакласа да, Диләфрүз апа әле дә кеше ярдәмен көтеп яшәми. Безне дә яшелчә бакчасыннан керешли каршы алды ул, суган утырткан, кишер-чөгендерен чәчкән, инде тәрәз төпләрендәге помидор кәлшәләрен ачык һавага чыгару хәстәре белән йөри иде. “70 яшемә кадәр сыер асрадым, мал-туар тоттым. Аллаһка шөкер, тормышымнан канәгать. Казанда яшәүче Айдар туганым кайтып хәлемне белеп тора. Җомга кичтән сөйләшәбез дә, туры Сабага кайтып, кибеттән кайнар күмәч һәм башка кирәк кирәк-яракларны алып кайтып бирә, бернигә дә мохтаҗлык кичермим. Яшьләргә дә шуны әйтәсем килә, заманадан авыр дип зарланасы түгел, без яшь чакта төрлесен күрдек. Эшләгән кеше ачтан үлми, хәрәкәттә бәрәкәт”,– ди ветеран.
Киләчәк өметсез түгел
Авылның тагын бер мөхтәрәм кешесе Наил абый Корбановны өлкән яшьтә булса да, гел өйдә туры китерүе кыенрак икән. Без килгәндә дә “Ока” машинасы белән җәһәт кенә капка каршысына кайтып туктады. “Мин домашний такси бит, сеңлем, балаларны, оныкларны кирәк җирләргә йөртәм, йомыш чыгып тора бит, Аллаһка шөкер, өйдә ямансулап утырырга ирек бирмиләр”, – дип шаярта үзе. Төп нигезендә үзе генә яши дип әйтергә тел әйләнми (җәмәгате Әминә апа 8 ел элек бакыйлыкка күчкән), улы Илнурның үз йорты булса да, тормыш иптәше Разалия балалары белән гел әтиләре йортында кайнашалар. Уллары Фәннүр Казанда эшли, Нияз-агрокөллияттә белем ала, Рүзәл белән Алия әле мәктәп яшендәгеләр. Илнур районыбыз хуҗалыкларына электр-механик буларак хезмәт күрсәтә, Разалия – район үзәк хастаханәсендә кече шәфкать туташы булып эшли. Наил абый 8нче классны тәмамлауга колхозда шофер, слесарь булып эшләгән, лаеклы ялга “Урта Саба” ярдәмче хуҗалыгыннан киткән.
“Элек безнең авылда 120ләп хуҗалык бар иде, соңгы елларда халкы сирәгәйде дип борчылсак та, яңа йортлар салына башлаганын күргәч, киләчәк дөм өметсез түгел әле дип сөендек. Аның төпләнгәне кала, киткәне китә инде...“, – ди яңа танышыбыз.
Наил абый мәчеткә дә эзне суытмый. Биредә җомга намазын Сабадан Равил хәзрәт Йосыпов килеп үткәрә, намазга 3-4 кеше җыелалар икән.
Су кирәк, чиста су....
Бар да тигез җәннәттә диләрме әле, авылда бар да җитеш дип язсак, иң беркатлы кешене дә ышандыра алмас идек. Бүгенге көндә авыл халкын бер мәсьәлә – эчә торган суның сыйфатсыз булуы борчый. Бу хакта район җитәкчеләренә халык җыеннарында да сорау бирелде. Бу мәсьәлә ачык кала – әлегә халык чиста суны кем каян туры килсә шуннан ташырга мәҗбүр. Якындагы чишмә дә авыл читендә, 1 чакрым чамасы ераклыкта, үзәнлектә урнашкан. Анда Диләфрүз апа кебек өлкәннәр берничек тә менеп- төшеп йөри алмыйлар. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов бу мәсьәлә буенча түбәндәгеләрне ирештерде:
“Әлеге проблеманың барлыгын беләбез, чишү юлларын өйрәнәбез. Хәзерге вакытта авылга Сатыш ягындагы чишмәдән су сузу мәсьәләсе тикшерелә. Бу көннәрдә белгечләр тарафыннан чишмә суының чисталыгына 14 төрле химик анализ алынды, нәтиҗәләрен көтәбез. Бу бик зур чыгымлы, күләмле эш булачак. Шулай да аның уңай хәл ителәсенә өметләник, әкренләп хәрәкәт башланды”,–диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев