24 май 2022 яңалыклары
-
Cаба районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды
Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, педагогларга ярдәм йөзеннән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программа нигезендә Ак Барс Банкы республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук бүләк итәчәк, шуларның 287се – Саба районы педагогларына.
-
Арташ авыл җирлегендә урам юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды
Арташ авыл җирлегенең Ике басу Арташ авылында эшче яшләр көче белән урам юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Молодежная һәм Тукай урамнары тулысынча тәртипкә китерелде.
-
Саба гимназиясендә " Соңгы кыңгырау" бәйрәме
Бүген Саба гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады.
-
Олы Арташ төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме
Олы Арташ төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.
-
Саба гимназиясендә - "Соңгы кыңгырау" чыңлады
Бүген Саба гимназиясендә "Cоңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.
-
“Игътибар - балалар!” чарасы
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 23 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактика чарасы старт алды.
-
"Бердәм Россия " партиясе бүлегендә халык белән очрашу булды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы Саба районындагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
-
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ШӘП ӘСӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
Китап – белем чишмәсе, китап – күңел көзгесе, дибез. Бу – хак, чыннан да шулай. Әдипләребезнең, мәгърифәтчеләребезнең, дин әһелләребезнең кайсын гына алма, алар барысы да балачакларында китап укып, китапка тирән мәхәббәт һәм хөрмәт белән үскән.
-
Дүрт яшьлек малай фитнес-клуб бассейнында батып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Мәскәү яны идарәсеннән белдерелгәнчә, Королев шәһәрендә яшәүче дүрт яшьлек малай фитнес-клуб бассейнында батып үлгән. Бу вакытта сабыйның әти-әнисе саунага кереп киткән булган.
-
«Горячая линия» по вопросам реализации «Программы развития газоснабжения и газификации регионов на 2021–2025 годы»
27 мая 2022 года с 10.00 до 12.00 часов в Общественной палате Республики Татарстан состоится «горячая линия» по вопросам реализации «Программы развития газоснабжения и газификации регионов на 2021–2025 годы».
-
АО «Транснефть – Прикамье» выбрало победителей конкурса профессионального мастерства
АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги ежегодного корпоративного конкурса профессионального мастерства «Лучший по профессии».
-
Пүкәл авыл клубында "Ямьле булсын кичегез" дип исемләнгән концерт үткәрелде
21 май көнне Пүкәл авыл клубында Иске Мичән, Кызыл Мишә мәдәният йортлары,Керәнне, Мингәр авыл клубы белән берлектә "Ямьле булсын кичегез" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
-
Өч исемле Урта Саба
Сәхифәнең чираттагысы Сабабызның игез туганы Урта Саба авылына багышлана.
-
24 майга һава торышы
24 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.