Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Юллар Мәртенгә илткәч...

“Авылым капкасы” проектын дәвам итеп, район үзәгенә иң якын урнашкан Мәртен авылына бардык. 1930 елга кадәр Ташлы Илга дип йөртелгән ул. Озатып йөрүчебез – Мәртендә туган, озак еллар редакциядә эшләгән хезмәттәшебез Гүзәлия Ганиева.

 
Мәртен – Тенеки сугышы

Казкаш елгасы буендагы Мәртен тарихи елъязмаларда 1678 елдан билгеле. Метрика кенәгәләрендә XVI йөздән телгә алынгач, аңа нигез күпкә элегрәк салынган булып чыга. Бирегә күченеп, яңа йорт салучылар урынны сайлый белгәннәр. Елга, ярдан агып чыккан чишмәләр, тирә-як урман, кыскасы, дини китапларда сурәтләнгән оҗмахка тиң урын. XVI йөз – яңа территорияләр үзләштерү, икенче дулкын авыллар барлыкка килү чоры. Бу процесс 19нчы гасырга кадәр дәвам итә. Хәтта эш җир өчен тарткалашуларга кадәр барып җиткән. “Мәртен җире” өчен дистә еллар барган дәгъваны тарихчы Илдар Сафин “Юлбатым-Ямбулатым” китабында тасвирлаган. Бу хакта тенекидә колхоз рәисе булган Хәмидулла Хуҗин үзенең истәлекләрендә сөйли. Патша заманында дәүләтнең бер өлеш урманын байларга саталар. Шул чакта аз җирле авылларга да өлеш чыга. Тенеки авылына да шактый дисәтинә урман бүленә. Тенеки халкы, һөнәрче булганга, бирелгән урманны үзе төпләми, килешү белән Мәртен, Туктар халкына биреп чистарттыра. Иген чәчәргә дә биреп тора. Соңыннан Мәртен, Туктар кешеләре үзләре чистарткан җирне үзләштерәләр. Тенеки халкы дәгъвалый башлый, ләкин Мәртеннәр, Туктарлар бу җирләрне хуҗаларына бирүдән баш тарталар. Шулай еллар уза, 1906 елда Тенеки авылы халкы Мәртен, Туктарларны судка бирә. Судта эш тулысы белән Тенекиләр файдасына хәл ителә. Ләкин адвокат белән землемерга халыктан җыйналган акчаның аз гына өлеше бирелә. Алар ачу итеп, җирнең картасын үзгәртеп, 100 дисәтинә җирне Мәртенгә күчереп куялар. Салымны Тенеки халкы түли. Башка чара калмагач, 1907 елда, Мәртен һәм Туктарларны җирдән куып чыгару өчен, Тенеки халкы сугыш оештыра. Дәгъва моның белән бетми, көрәш байтак еллар дәвам итә. Җирдән күп вакыт Мәртен һәм Туктарда яшәүчеләр файдалана. Болар 1918 елга кадәр булган хәлләр.

 
66 ел эшләгән

Күмәкләшү башлангач, Ташлы Илга (Елга) антропоним сүз – Мәртенгә әйләнә. Ягъни кеше исеменнән алынган дигәнне аңлата. Байлангар авылында гомер итсә дә, туган ягына еш кайтучы Хатмулла Вакказов фаразлавынча, Мәртен исеме патша заманында шушы җирләргә хуҗа булган аерым сословие вәкиле Мартынов фамилиясеннән ясалган булырга мөмкин. Район матбугаты 1930 елның ноябрендә чыга башлаганлыктан, бу хакта газета битләрендә дә белешмә бирелүе икеле. Хәзер авылның иң өлкән кешесе, 91 яшьлек Җиһания Хәйретдинова да ул вакытта туган гына була әле.

“Мин гел олылар арасында булдым. Кечкенә чакта алар монда Мәртен исемле кеше күчеп утырган дип сөйлиләр иде. Үзем сугыш вакытын гына хәтерлим. Әти фронтка киткәч, әни 5 бала белән калды. Күктә аэропланнар күрсәк, җиргә ята идек. Әни коры иде, эшләгәнне генә яратты. Үзем дә тырыш булдым, 82 яшькә кадәр фермада эшләдем”,–ди 66 ел хезмәт стажы булган акъәби.

 

"Уртак сыер асрадык”

Мәртенннең сугыш вакытындагы тормышын Инсафетдин абый Шәмсетдинов яхшы хәтерли. Алай гына да түгел, 120 хуҗалыклы авылда кемнәр яшәгәненә кадәр бушап калган нигезләр буенча исемләп санап чыкты.

“Авыл зур, хәтта сельпосы да бар иде. Кибетләргә минем әти ат белән Казаннан товар ташыды. 1941 елның 5 августында сугышка китте, шуннан хәбәрсез югалды. Мин “Татарстан” колхозында 8 яшемнән эшли башладым. Малларга салам ташыдык, атлар карадык. Колхозның Казкаш елгасы буенда урнашкан фермаларында дуңгыз, тавык сарыклар, сыерлар тоттылар. Ул чакта елганың тегермән куласасы әйләндерерлек суы бар иде. Бервакыт җәйге көчле яңгырдан соң ташу ишегалдына кадәр күтәрелеп, арбада йоклаган сеңелем Рәфыйганы агызып киткән. Без моны әни белән кырдан кайтканда күреп алдык. Мин, 10 яшьлек малай, ташуга кереп сеңлемне алып чыктым. Аннары фермаларны әкренләп тау башына күчереп салдылар (Хәзер “Мәртен” агрофирмасы). Мин кычыткан ашап үстем. Күрше Нургали абыйлар белән уртак сыер асрадык. Дүрт көн бездә, 4 көн аларда тора иде. Ачлыктан сыер алып калды. Армиягә дә ипи ашау, күнитек кию уе белән киттем”,– дип сөйләде Инсафетдин Шәмсетдин улы.

 

Язгы ташу бакчаларга кереп ага, терлекчеләр фермада кунып кала иде, ди Инсафетдин Шәмсетдиновның кызы Гүзәлия Ганиева.
 
Сигезьеллыклы авыл

Мәртендә 8 еллык мәктәп эшләве феноменаль вакыйгага тиң. Чөнки колхоз үзәге булмаган барлык авылларда да балаларга башлангыч белем генә бирелгән. Ә Мәртендә – 8 еллык. Ул 1982 елга кадәр эшли. Туктардан, Тенекидән килеп укыйлар, һәр сыйныфта 20дән артык бала була. Мәртендә 35 ел белем биргән Сәүдә апа Гыймадиева истәлекләреннән:

“Менделеевск районыннан 1952 елда укытучы булып килдем. Мәктәп дигәне мәчет белән мулла йорты иде. Җиһан Хәбирова – директор. Класс­лар икенче сменада керосин лампалары белән яктыртылды, чи утын ягып җылытылды. 1954 елда яңа мәктәп төзелде, әмма класслар барыбер җитмәде. Мин 11 директор белән эшләдем. Алар еш алышынды. Мәктәп 1982 елда башлангычка әйләнде, 1987 елда анысы да ябылды. Ике укучы калган иде...”

 

 

Соңгы сүз урынына

Совет эше ветераны Фәнис Гарифуллин Килдебәк авыл җирлеге башлыгы чагында ук Мәртендә буш йорт урыннарының алынып бетүе турында әйткән иде. Хәзер 78 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән, шуның 28е арендага алынган. 2020 елга кадәр 6 кеше буш нигезләргә йорт салган. Төзелә башлаганнары да күренә. Кыскасы, Мәртен юкка чыгуга таба бармый. Әгәр тормыш үзгәреп, урбанлашуга кире процесс башланса, киләчәктә авыл кабат икенче яшьлеген кичерергә мөмкин. Газ, асфальт юл кергән, табигате искиткеч. Саба–Килдебәк юлына “Мәртен” күрсәткечен хәзердән куярга кирәктер. Кайтучылар эзләп йөрмәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев