17 март 2022 яңалыклары
-
18 мартка һава торышы
18 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16˚, аязганда -21..-23˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Юллар Мәртенгә илткәч...
“Авылым капкасы” проектын дәвам итеп, район үзәгенә иң якын урнашкан Мәртен авылына бардык. 1930 елга кадәр Ташлы Илга дип йөртелгән ул. Озатып йөрүчебез – Мәртендә туган, озак еллар редакциядә эшләгән хезмәттәшебез Гүзәлия Ганиева.
-
Егетләребезгә сокландык
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Туктар авылы клубында булган чарада егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Хәрби бурычын үтәгән егетләр – "Дуслык", әле армиягә барырга әзерләнүчеләр "Холодец" командасына тупланган иде. "Калашников" автоматын сүтеп җыюда солдатта булган, бу коралны тотып караган егетләр җитезлек күрсәтте.
-
Татарстанда таналар өчен субсидия күләме быел ике мәртәбә арткан
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сыер абзары, мини-ферма төзү өчен дә субсидия күләме быел сизелерлек артканын әйтте.
-
Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган
Ни эшләгәнен аңлап алгач ул чүплеккә кире килә, тик пакетны таба алмый.
-
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре картлар йортында яшәүчеләр өчен концерт оештырдылар
Озак вакытлар өлкәннәр йортында яшәүчеләрне онлайн концертлар гына шатландырырга туры килде. Бу юлы тере тавышка чыгыш ясарга насыйп булды. Алар өчен биюләр, җырлар, шигырьләр, гармун астында җырлар оештырылды. Концерт бер сулышта узды, халык артистларны бик җылы каршы алды.
-
Татарстан юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән
Nissan шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
-
Метеоролог «чын» яз башланачак көнне атады
Салкын һава торышының болытлы һәм явым-төшемле һава торышына алышынуын да 22-23 мартта көтәргә кирәк.
-
Бәраәт кичәсен каршылыйбыз
Бәраәт кичәсе – мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14 еннән 15 нче төненә туры килгән кичә (безнең календарь буенча 17-18 март көннәрендә фаразлана). Бәраәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "берәр авырлыктан котылу" мәгънәсен белдерә.
-
Путин: Социаль түләү, пенсия, яшәү минимумы, бюджет өлкәсендә хезмәт хакы арта
Президент билгеләп үткәнчә, бәяләр үсеше «кешеләр кеременә җитди бәрә».
-
Мәктәпләр дә үзгәрә, шәһәр һәм торак мохите дә
Илебездә өстенлекле милли проектлар 2006 елдан ук гамәлгә ашырыла башлаган иде. “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Торак” программалары нигезендә кешенең социаль ихтыяҗларын тулырак тәэмин итүгә ирешүгә йөз тотылды.