Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәраәт кичәсен каршылыйбыз

Бәраәт кичәсе – мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14 еннән 15 нче төненә туры килгән кичә (безнең календарь буенча 17-18 март көннәрендә фаразлана). Бәраәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "берәр авырлыктан котылу" мәгънәсен белдерә.

Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар. Ислам голәмасы белдергәнчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә вәхи кылына башлаган. Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер дип санала. Әлеге изге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы гамәл. БӘРАӘТ кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә сәдака таратыла һәм мөселманнар бер-берсенең хәлләрен белешә, кунакка йөрешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев