Тарих китабын төзәтә иде
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш темасы телевидениедә, матбугатта ешрак яктыртыла башлый, монумент-һәйкәлләргә дә ешрак карыйсың икән. Бу сугыш миллионнарны ятим иткән, яуга киткәннәрнең азы гына исән кайткан. Шулар арасында минем бабам Гыйльметдин Гыйлаҗетдинов та була.
Ул армия сафларына 21 яшендә, сугыш башланганчы ук алына. “Тагын берничә айдан ут эченә керәчәкмен” дигән уйны башына китерми. Фашистлар илгә басып кергәч тә: “Сугыш күп булса, берничә көнгә генә сузылыр”,– дип уйлыйлар. Яшьрәк солдатларга “атышлы уйнау” башта кызыграк та тоела әле. Күз алларында полкташлары авыр яралардан ыңгыраша, йөзәрләп кырыла башлагач кына илгә коточкыч мәхшәр килгәнен аңлыйлар. Бабам каннан, үлемнән курыкмый, паникага бирелми торган солдат була. Ике яшендә әнисез калу, аннары әтисенең вафаты аңа иркәлектә үсәргә мөмкинлек калдырмый. Ятимлек аны ныгыта, авырлыклардан сыгылып төшмәскә өйрәтә. Бабам сугышның башыннан алып ахырына кадәр була. Җиңү залплары яңгырагач та, хәрби хезмәттә кала, туган авылы Сәрдәгә 1948 елда гына кайта. Авылның иң чибәр кызына өйләнеп, матур гаилә булып яшиләр. Алты бала үстерәләр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем дә бабама бик туры килеп тора. Озак еллар тракторда, аннары инженер, агроном булып эшли.
Исән чагында мин аннан сугыш турында сөйләвен сорый идем. Шуннан соң аның күзләре яшьләнә, йөзендә ниндидер эчке калтырау барлыкка килә. Барысын да сөйләп бетергәч, озак кына күзләрен бер ноктага төбәп утыра, битләре буйлап яшь ага. Бервакыт мин аның тарих китабымны актарып утырганын күрдем. Сталинград сугышы турында язылган битләрендә тукталып калган, укымакчы була. Әмма бабамның ул вакытта күзләре начар күрә иде. Шул битне миңа укырга кушты. Бераздан туктатты да: “Юк, юк, бу җире дөрес язылмаган, алай түгел, болай ул”,– дип үзе сөйләп китте. Мин сугыш даталарын төгәл әйтеп сөйләвенә, хәтеренең яхшы булуына шакката идем. Кеше йөрәге аша үткәргән, бәгырен телгәләгән вакыйгаларны онытмый, төн уртасында уятсалар да, исенә төшерә ала икән.
Мин аны Туфан Миңнуллин пьесасындагы Әлмәндәр карт образы белән чагыштыра идем. Үлемгә тыныч карады, жор телле булды, әҗәлне кичектерергә үзендә көч тапты. Яше 85кә җитүгә карамастан, урманга печән чабарга йөрде, хәрәкәтчән иде, гел эш белән мәшгуль булды. Бабамның үлемен авыл халкы бик авыр кичерде. Авылның чын сугышны күргән соңгы ветераны иде ул. Аны олыладылар, булышырга тырыштылар. Ләкин ул ярдәмнән баш артты, аңа үз көче белән тапкан әйберләр кадерлерәк иде.
Бәлки минем язмам башкаларга кызыклы да түгелдер. Ләкин бу юлларны яза-яза мин бабам узган авыр фронт юлын үз күңелем аша кичергәндәй булдым, күңелдә Ватаным белән горурлану хисләре уянды. Минемчә, сугыш кичергән һәр кешенең холкына бабамда булган сыйфатлар хастыр. Минем кебек күпләр бабайлары сөйләгән тетрәндергеч вакыйгаларны тыңлап, патриотик тәрбия дәресе узгандыр. Бүгенге тормышыбыз өчен без барыбыз да бабамнар буынына рәхмәтле.
Рузилә Гыйззәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев