8 апрель 2020 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов коронавирус аркасында әтәчен күралмас дәрәҗәгә җиткән
Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте. Баксаң, ул аны коронавирус аркасында, күралмас дәрәҗәгә җиткән икән.
-
Суд абруе – гадел хөкемдә
2019 ел тарихи вакыйгаларга бик бай булды. Шуларның берсе – “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе” Законына 20 ел тулу. Әлеге закон җәмәгать хөкемдарларының хокукый статусын һәм суд участокларының чикләрен билгели. Татарстанда җәмәгать судлары турында закон 1999 елның 17 ноябрендә кабул ителгән иде.
-
Милләт язмышы – үз кулыбызда
Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, тормыш-көнкүрешебездә, икътисадта, учреждениеләр эшчәнлегендә һаман да колач җәя алмый әле.
-
Сагынырлык булмаган балачак
Сугыштан соңгы еллар. Уфалла арбасын тартып дүрт чакрым ераклыктагы Йомгалак урманына менәбез. Чикләвек агачының корыган ботакларын сындырып, төяп алып кайтабыз. Ярый ла, лесник очрамаса. Күрсә – балта белән арба тәгәрмәченә бер генә бирә. Тәгәрмәч йөк авырлыгы белән сыгыла да төшә. Буш арбаны елый-елый сөйрәп кайтабыз. Кайвакыт тәртәне чабып өзәргә дә күп сорамый иде.
-
3%лы авыл ипотекасы: беренчеләр булып яңа өйләргә керүчеләрнең хисләре
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.
-
Тарих китабын төзәтә иде
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә сугыш темасы телевидениедә, матбугатта ешрак яктыртыла башлый, монумент-һәйкәлләргә дә ешрак карыйсың икән. Бу сугыш миллионнарны ятим иткән, яуга киткәннәрнең азы гына исән кайткан. Шулар арасында минем бабам Гыйльметдин Гыйлаҗетдинов та була.
-
Коронавирус: безнең якларга карама вирус!
Районыбызда коронавируска бәйле тотрыклы вәзгыять саклана.
-
Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1,2 млрд сум күләмендә «сөт» субсидияләре алдылар
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
-
Республика игенчеләре һәркемнең өстәлендә икмәк һәм башка продуктлар булсын өчен кыр эшләренә чыктылар
Татарстанда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, хәзер кырларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, тегендә-монда тырмалау агрегатлары күренә, ә кайбер районнарда иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчә башладылар.
-
Хуҗалыкларда дым каплаталар
Районыбыз хуҗалыклары иртә башланып киткән кыр эшләрен дәвам итеп, уҗымнарны минераль ашламалар белән – 2244, күпьеллыкларны 7143 гектарда тукландырдылар. Соңгы көннәрдәге коры һава шартлары күпьеллыкларны һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшенә дә керешергә дә мөмкинлек бирә.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсын игълан итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
-
Сабалылар сабырлык күрсәтер
Өченчекөн Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район прокуроры Зөфәр Абитов “Дулкын” радиосында коронавируска бәйле вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләдә радио тыңлаучылар белән турыдан-туры элемтә үткәрде. Алар район халкының көнүзәк сорауларына җавап бирделәр.
-
Арендалы йортлар төзелә
Районда яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Быел 16 авыл һәм шәһәр җирлегендә барысы 25 йорт сафка басачак. Төзелешне 15 подрядчы оешма алып бара. Әйтик, Көектә, авыл хуҗалыгы белгечләренә йортны – “Инвестхолдингстрой”, Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында “ПМК Мелиорация” җәмгыятьләре төзи.
-
Халык синоптигы: «Быел бик бай ел булачак»
Апрель һәм май айлары җылы булачак.
-
Саба районы Урман хуҗалыгы тарихы музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» бәйгесенең 2 нче этабында җиңүче булган
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, халык фикерләренә нигезләнеп уздырыла торган «100 легендар бренд» бәйгесенең икенче этабында 43 җиңүче билгеле булган. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – «Комсомольская правда – Казань».