Сагынырлык булмаган балачак
Сугыштан соңгы еллар. Уфалла арбасын тартып дүрт чакрым ераклыктагы Йомгалак урманына менәбез. Чикләвек агачының корыган ботакларын сындырып, төяп алып кайтабыз. Ярый ла, лесник очрамаса. Күрсә – балта белән арба тәгәрмәченә бер генә бирә. Тәгәрмәч йөк авырлыгы белән сыгыла да төшә. Буш арбаны елый-елый сөйрәп кайтабыз. Кайвакыт тәртәне чабып өзәргә дә күп сорамый иде.
Ярый, анысын әти үзе дә әмәлләп куя ала. Тәгәрмәчне ясый алмый шул. Аның өчен Йомгалакка Шаранов абыйга барасы була. Чикләвек вакыты җиткәч тә тынгылык юк. Лесник атка атланып, артыбыздан куып җитеп, чикләвек тутырылган биштәрләрне талап алып кала иде. Карышсаң – кулында камчы. Йә, Аллаһ, кешелеклелекме бу?!?
Урып-җыю чоры. И ул заманнар. Борчагын җыеп алган басудан коелып калганын җыеп ашарга да рөхсәт юк иде бит. Басуда чересен, әмма син ашарга тиеш түгел. Басудан чүп үләне дә җыярга ярамады хәтта.
Балачагыма борылып карыйм да, шаккатам. Бер дә сагынырлык булмаган шул балачак. Югыйсә Сталин килеп, шулай эшләгез дип өйрәтеп йөрмәгән бит инде. Кулында азмы-күпме хакимлеге булган кешеләр үз авылдашларын шулай тәм табып каһәрләгән. Кемгәдер ярарга тырышканнар инде. Андыйларның рәхимсезлеге турында михнәт күргәннәр гомере буе күз яшьләре белән сөйләде. Гомерләр бик кыска. Бик авыр заманнарда да бер-береңне рәнҗетмәскә тырышып булгандыр. Моның өчен сәбәп эзләмәскә кирәк. Дус-тату, тыныч-матур яшәүләргә ни җитә.
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
хэзердэ бар бит халыкны жылатучылар
0
0