Хуҗалыкларда дым каплаталар
Районыбыз хуҗалыклары иртә башланып киткән кыр эшләрен дәвам итеп, уҗымнарны минераль ашламалар белән – 2244, күпьеллыкларны 7143 гектарда тукландырдылар. Соңгы көннәрдәге коры һава шартлары күпьеллыкларны һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшенә дә керешергә дә мөмкинлек бирә.
Агротехник чара район буенча 1488 гектарда башкарылды. Шуның 570 гектары “Туган як” җәмгыятенә туры килә. Тырмада Илназ Маликов, Николай Варламов – “Т-150”, Илназ Зиннәтов, Зөлфәт Шәрифуллин, Мөдәррис Гарифуллин – “МТЗ-121”, Расим Гарипов – “МТЗ-80” тракторларында көндәлек норма-сменаны үтәүгә ирешәләр.
Фото: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев