Милләт язмышы – үз кулыбызда
Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, тормыш-көнкүрешебездә, икътисадта, учреждениеләр эшчәнлегендә һаман да колач җәя алмый әле.
Күп еллар дәвамында урнашкан битарафлык моңа комачаулык итә. Милләтебезнең табигый рәвештә яшәеше һәм үсеше өчен гасырлар буена ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне тоту, ана телебездә мөгамәлә итү һәм шул телдә алып барыла торган укыту-тәрбия системасын, милли мәктәбебезне булдыру зарури. Мәктәп халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын тулысынча үти ала.
Гадәттә балалар өйдә татарча аралашканда ана телләрендә иркен сөйләшәләр. Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар, аеруча шәһәр җирлегендә рус телендә аралашалар һәм балаларын рус мәктәпләренә бирүне кулай күрәләр. Бу хәл район үзәкләрендә дә сизелә. Өстәвенә әледән-әле татар мәктәпләре ябылып тора. Катнаш мәктәпләрдә татар сыйныфлары кими бара. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: күпчелек ата-аналар үзләре шулай тели. Кайбер статистик мәгълүматларга караганда, ил буенча татар балаларының нибары 7 проценты гына үз телендә укый. Мәсьәләне хәл итүдә Татарстан зур үрнәк күрсәтергә бурычлы. Элмә такталарны татарча язып кына әллә ни алга китеп булмый. Иң элек министрлык-ведомстволарда эшләүчеләр, учреждение-предприятие җитәкчеләре рус һәм татар телләрен яхшы белергә тиеш дип саныйм.
Татар теле үсеше тарихына күз салсаң, хәлебез, чыннан да, уйланырлык, хәтта чаң сугарлык. Утызынчы еллар ахырында монолит бер “совет халкы” барлыкка китерү сәясәте милли мәктәпләр үсешенә тоткарлык ясап кына калмады, аларны һәлакәт алдына куйды. Илнең 28 төбәгендә һәм өлкәсендә яшәп килгән татар мәктәпләре юкка чыкты. Алар бары үзебездә, Башкортстан, Чуваш Республикаларында һәм Пермь өлкәсендә генә сакланып калды.
Тагын кайбер саннарга һәм фактларга игътибарны юнәлтик. 1920 елда татарлар илдә халык саны ягыннан 4нче урында торды. Бу чорда татар мәктәпләренең саны күпкә арта. Ләкин 60нчы елларда вәзгыять үзгәрә. 1958 елда милли мәктәпләребез берсе артыннан берсе ябыла, 28 өлкәдә татар мәктәпләре тәмам бетерелә. Бу үз чиратында милләтнең дә кимүенә китерә. Әйтик, 1987 елда татарларның сан ягыннан СССРда җиденче урынга төшүе шул турыда сөйләмимени! Гомумән, белем алуны руслаштыру милли горурлыкны киметә. Татарларның башка милләт булып язылуына мисалларны һәр төбәктән китерергә мөмкин. Шунлыктан татар милләтенең чынлыкта шактый күп булуын һич тә инкарь итә алмыйбыз. Тукай да бит үз заманында “ун миллион Идел буе татарлары” дип язган.
Күңелдә 2020 елда халык санын алуда татарларның башка милләт итеп күрсәтелүе ихтималыннан туган борчу да бар. Хәзер Россиядә 5,3 миллион татар яши. Быелгы халык санын алуда шушы күрсәткечне саклап калсак иде дип телим. Монда эш саннарда гына булса икән. Без Арча районы милли әдәбиятыбызның горурлыгы, ул ике дистәдән артык язучы биргән, дип сөйлибез. Нәкъ аларның күтәрелү чоры мәктәпләренең шаулап-гөрләп торган чагына туры килә. Ә хәзер? Моны башка районнар мисалында да күрергә мөмкин. Утызынчы елларда Оренбург өлкәсе буенча гына да Муса Җәлил, Җәүдәт Фәйзи, Харис Якупов кебек өч дистәдән артык зыялы әдәбият-сәнгать мәйданына күтәрелә. Татар мәктәпләренең һәм мәдрәсәләренең җимеше бу. Ни өчен соңгы 40-50 елда башка өлкәләрдән мондый талантлар сирәк чыга. Монысы инде милли мәктәпләребезнең кимүе нәтиҗәсе.
Милли телебезгә аның алфавитының алышынып торуы сәбәпле дә зур зыян килде. Билгеле булганча, 1927 елга кадәр татар язмасында гарәп алфавиты кулланыла. Аннары ул латинга алыштырыла. Ә тагын ике елдан, 1938 елда “кириллица”, ягъни рус алфавиты кертелә. Нәтиҗәдә ата-бабасы язуын танымаган өч буын үсте. Шуңа да милли тел һәм әдәбиятыбыздагы бүгенге гариплеккә һич тә аптырый торган түгел.
Инде килеп бүгенге татар милли китабын басу эшенә дә күз салыйк. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә хәлебез шәптән түгел. Совет чорында һәрдаим иң күп китап СССРда чыга, иң күп укучы совет кешесе дип, чын хакыйкатьне бозып, халыктан яшереп, кешенең аның томалап килделәр. Октябрь инкыйлабына кадәр чама белән елына 700-800 татар китабы чыгарыла. Совет чорында бу сан 140 тирәсеннән артмады. Хәзер дә әллә ни алга китеш юк.
Алда сүз ана телебезне үстерүнең мәгариф өлкәсендәге проблемалары турында барды. Әмма туган телебезне саклауда һәм аңа мәхәббәт уятуда иҗтимагый эшчәнлек тә зур әһәмияткә ия. Алда әле милләтебез язмышы хакына тагын да зур эшләр башкару бурычы тора.
Рәйхан Кәшипов
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев