Әтием узган фронт юллары
Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме. Моннан 75 ел элек тәмамланган сугышның кара канаты һәр гаиләгә диярлек кагылган. Илгә ябырылып яу килгәч, Сабада яшәгән Гариповлар гаиләсеннән Зариф бабам да Ватанны саклаучылар сафына баса. Әбием Галия бала-чагалар белән ялгыз кала. Мөҗиптән соң өлкәне булган әтием Нурулла кырдан кайтып керми: башта комбайнда урдыра, аннары тракторга утыра, кышын язга кадәр МТСтагы техниканы ремонтлауда катнаша.
Ә сугыш бетми дә бетми, димәк, 1925 елгы әтиемә дә кулына корал тотарга чират җитә. Аны башта Сарапул пехота училищесына җибәрәләр. Биш айдан соң яшь солдатларны Ярославльдәге пулеметчы-минометчылар әзерләү курсларына туплыйлар. Әтиемнең сугышчан юлы Калинин фронтының 219нчы дивизиясендә башлана. Ул пулеметы белән җиңү яуланганчыга кадәр фашистларның борын төбендә сугыша. 1943 елның җәендә совет гаскәрләре дошманны Курск чыгынтысында йөзләрчә километрга артка алып ташлап кына калмыйча, фронт буйлап һөҗүмгә күчәләр. Әтинең пулеметы да тынып тормый. Куркусызлыгы "Батырлык өчен" медале белән билгеләп үтелә. Батыр ярасыз да йөрми. “Алган җәрәхәтләр дүрт ай төзәлеп, яңадан сафка баскач, солдат юлын 2нче Белоруссия фронтының 166нчы гвардия полкында дәвам иттем. Великие Луки шәһәрен алдык. Өченче дәрәҗә Дан ордены бирделәр. Тагын каты яраландым, Гусь-Хрустальный шәһәрендә докторлар тырышлыгы белән бу юлы да үлемнән калдым. Аннары Литва, Латвия җирендә сугыштым. Немецлар көчле ныгытылган дотларга качып атты. Күп солдатлар кырылды”,– дип безгә һәм оныкларына сөйләгәне онытылмый әле әтиемнең. "Сугышларның иң авыры кайсы шәһәрләр өчен барды?" – дигән сорауга: "Җиңеле булмады инде аның. Һәр пунктны алу үлемнән курыкмауны сорады", –дип җавап бирә иде. Җиңү көннәрендә аннан сугыш турында сөйләттерү, оныкларының аның орден-медальләрен тагып йөрүләре әтиле чакның иң күңелле сәгатьләре булып истә калды.
Сугышчан юлының соңгы этабын ул 2нче Белоруссия фронтының 135нче полкында төгәлләгән. Данциг порты (хәзер ул Польша составындагы Гданьск шәһәре) өчен барган бәрелешләрдә туган якларына исән кайтырга хыялланган күп асыл ир-егетләр башын сала. Әтигә, шулай ук бабама Җиңү таңын каршыларга насыйп була. Абыйсы гына сугыш бетәр алдыннан госпитальдә вафат була. Әти абыйсы ядкаре итеп миңа Мөҗип исемен кушкан. Нурулла Гарипов сугыштагы батырлыклары өчен Ш дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике "Батырлык өчен", Жуков медальләре белән бүләкләнә. Әтием солдат киемен салгач, МТСта, соңыннан Карл Маркс исемендәге колхозда (хәзерге "Урта Саба" хуҗалыгы) эшләде, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Тормышта зарланмады, 65 яшькә кадәр хезмәт фронтында булды, ревизия комиссиясе әгъзасы иде. Район Советы депутаты да булды. Сигезенче дистәсен түгәрәкләгәндә дә көр күңелле булып кала белде. Инде әтинең каберенә зыярәт кыла башлаганга да 12 ел узган. Бабам Зариф 29 ел җир куенында ята. Каберләре янәшә диярлек. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр.
Күпме вакыт үтсә дә, ил азатлыгы өчен изге яуда булганнарны онытмаска иде. Һич югы, ата-бабаларыбызны.
Мөҗип Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев