17 апрель 2020 яңалыклары
-
Казан мэры барлык мәктәпләрне дә биш көнлек укуга күчерергә тәкъдим итте
Илсур Метшин киләчәктә гадәти укыту процессын һәм онлайн-укуны берләштерергә мөмкинлек булачак, дип фаразлады.
-
Татарстанда тикшерелгән мәйданнарның 100%ында тычкансыман кимерүчеләр оялаган
Кышның җылы һәм аз карлы булуы тычкансыман кимерүчеләрнең уңышлы кыш чыгуына һәм аларның артуына китергән.
-
Татарстанда көчле җил тагын бер көн булачак
Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Әтием узган фронт юллары
Тиздән 9 Май - Җиңү бәйрәме. Моннан 75 ел элек тәмамланган сугышның кара канаты һәр гаиләгә диярлек кагылган. Илгә ябырылып яу килгәч, Сабада яшәгән Гариповлар гаиләсеннән Зариф бабам да Ватанны саклаучылар сафына баса. Әбием Галия бала-чагалар белән ялгыз кала. Мөҗиптән соң өлкәне булган әтием Нурулла кырдан кайтып керми: башта комбайнда урдыра, аннары тракторга утыра, кышын язга кадәр МТСтагы техниканы ремонтлауда катнаша.
-
Почта хезмәтен – өйдән генә
Россия почтасы клиентларның һәм хезмәткәрләрнең иминлегенә зур игътибар бирә. Катлаулы эпидемиология вәзгыятендә компаниянең төп бурычы – гражданнарны сыйфатлы һәм вакытында күрсәтелә торган почта хезмәте белән тәэмин итү. “Татарстан почтасы” предприятиесе шушы уңайдан Саба районы клиентларына посылкалар, кайтарткан товарларын алу, күрсәтелгән хезмәтләргә түләү өчен почта бүлекчәләренә бармыйча гына хат ташучыларны өйгә чакыру мөмкинлеге барлыгы турында искәртә.
-
Рафис Борһанов бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде
Татарстан мәгариф һәм фән министры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.
-
Татарстанда йөкле хатынга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибе турында искәртәләр
Скрининг ясау вакытын һәр хатын-кыз өчен акушер-гинеколог аерым билгели.
-
Якташыбызның мәрхәмәт акциясе
Кичә якташыбыз, Олы Кибәче авылында туган эшмәкәр Рифкать Шәфыйков районыбызда хәйрия акциясе үткәрде: күчмә авыл мичендә коймак пешереп, даими ярдәмгә мохтаж кешеләргә таратты. Татарда затлы ризык саналган кайнар сыйга балы да, хәлвәсе дә өстәлгән күчтәнәчне Сабада һәм Шәмәрдәндә волонтерлар аша 40 гаилә кабул итеп алды.
-
Изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кеше штрафка тартылган
«Патруль барышында балигъ булмаган балаларны урамда өлкәннәрдән башка үзләрен генә күрәбез икән, күпчелек очракта аңлату, кисәтү белән чикләнәбез», — диде Алексей Соколов.
-
Саба районында коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән. Вирус йоктыручыларның икесе – чит илдән кайтучылар, калган 14е – авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар.
-
Өйнең яме әни белән
Бу көннәрдә районыбыз җитәкчеләре Олы Нырты авылында яшәүче Мәликә Муллахмәт кызы Җиһаншинаны 90 яше тулу уңаеннан олуг юбилее белән котладылар.
-
Вәлиева: Төп закондагы барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.
-
Укучылар планшетлы була
Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дистанцияле укуның барышы белән танышып, укучылар һәм укытучыларның тәкъдим-үтенечләрен тыңлады.
-
Таиландтан Казанга кайткан туристлар «Ливадия»дә беренче медицина тикшерүе узды
Шифаханәгә барлыгы 111 турист урнаштырылды, алар ике атна карантинда булачак.
-
Мөслим районында зәңгәр һәм яшел йомырка сала торган тавыклар үстерәләр
Мондый тавыклар елына 200дән 250гә кадәр йомырка сала.